Найти в Дзене
2 подписчика

Рис терассалары.

Тәбигать могҗизалары белән сокланып туеп булмый. Көннән көнгә дөнья безне яңадан-яңа гадәттән тыш күренешләр белән таныштыра. Менә бу юлы Кытайдагы шаккатырлык матур кырлар. Рис кырлары киң баскычка, яки диңгездәге дулкыннарга охшаган. Уңыш вакытында алар тагын да матуррак була.
Якынча 2500 ел элек хань исемле, күчмә халык, таулардан төшеп яңа тормыш кыра башлаган. Игенчелек белән көн күргән халык игътибар иткән, су белән капланган рис ускән җир уңдырышлырак була. Чүп үләннәре үз үзеннән бетә, ә рис өстәмә ашлама ала – азот.
Шулай итеп, фермерлар, игенчелек эшләрен алып барыр өчен тау битләрендә уемлар ясарга карар кылган. Гаят зур эш бер ничә елдансоң тәмамланды. Бу эш төгәл хисап һәм пөхтәлек таләп итте чөнки кечкенә генә ялгышлыкта конструкияләрнең җимерелүенә китерә иде.
Авырлыкларга карамастан бу кешеләр үзеннекенә иреште. Зур, мәйданы 20 мең км2 җиткән бу терассалар тауларның битендә, аларның контурларын кабатлап җәелеп ятты. Мең еллык бу терассалар әле хаман игенчеләр белән кулланыла һәм яхшы уңышлар бирә.
Около минуты