Найти в Дзене
5057 подписчиков

Яңа ел


Күк йөзендә бер-бер артлы бер көтү ак кош оча...
Яз җитә, җәй нурлана, көз былчырана, кыш оча.

Һич өзелми шул көе еллар үтә, еллар туа.
Бер-берен чиксез мохиттә нык этә, дулкын куа.

Күп кешеләр яңа елга шатланалар, сөенәләр,
Әмма тормышта яңалык тугъмавын бик сизенәләр.

Үзгәрерләр елның исме, тормыш исме искечә,
Һич туган җир яңгаралмый, әл дә иске җил исә.

Кайгы-хәсрәттән бушанылмас карап үткәнгегә,
Һич төгәлләнмәс кебек изге теләкләр мәңгегә.

Вакты җиткәч каршыларбыз шатланып "аклыкны" без,
Әмма хәзер кайгылырак "яңа ел"ны котлыйбыз.

Сәгыйть Сүнчәләй, 1911 ел.
Около минуты
343 читали