8 подписчиков
Вакыт ага... Төн яртысы.
Шәмнәр сүнә шәмдәлләрдә.
Сүнсен әйдә, нәрсә ул шәм?
Өмет сүнсә күңелләрдә?...
Өмет яшәтә кешене,
Өмет мине матур итә,
Тормыш биргән сынаулардан
Куркып тормас, батыр итә.
Ә ул әнә әкрен генә,
Тыйнак кына сүнеп бара.
Менә-менә соңгы очкын
Керер кебек төн куенына.
РТ.🕯️
#tinbakova #rimma #tatarstan #осенняяпора #лядскийпарк #улицыказани #любимыйгород #люблюказань #люблютебя #шигьрият
Около минуты
1 ноября 2022