8 подписчиков
Дуслар, Сәлам. Дзен каналында да сәхифә ачтым менә. Монда үз әсәрләрем, кызыклы постлар, роликлар һәм тагын әллә ниләр куелыр дип өметләнәм.
Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Шигырь укырга яратучыларны биредә көтәм. Рецептлар да булыр, кая инде ансыз хатын-кызга!
Хәзергә соңгы язылган шигыремнн куям.
Бәхет төшенчәсе - шартлы нәрсә,
Беркем белми төгәл билгесен.
Ачка - ризык, җаны өшегәнгә
Бер җылы сүз җитә бәхет өчен.
Авыр чакта җиңеллек бирелсә,
Чирләгәндә кинәт савыксаң,
Аяксызга - таяк, сусаганга
Бер тамчы су - бәхет, уйласаң.
Синең өчен, беләм: шушы мәлдә
Сулышымны тою һәр адым,
Минем өчен бәхет - әгәр булса
Безнең ара сантиметр ярым.
РТ. 💞
(Римма Тинб.)
22.10.22.
#tinbakova #tartipletatar #tatarstan #kazan #шигьрият #әдәбият #иҗат #илсоябадретдинова #рифатзарипов #көз #стихи #счастье #счастьеесть
Около минуты
1 ноября 2022