Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан, Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбол ярышы узды

Бу чара — ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерү, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балтач җирлегендә спортка һәм патриотизмга зур игътибар бирелә, һәм бу ярышлар шуны тагын бер кат ассызыклый. Спорт — ул сәламәт тормыш үрнәге, дуслык һәм бердәмлекнең нигезе. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Балтач гимназиясе командасы – беренче, Салавыч икенче урын яулады. «Иң яхшы саклаучы» исеменә Мәрьям Каюмова, «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә Согдиана Хуҗина лаек булды. Егетләр арасында Салавыч – беренче, «Ливень» командасы икенче урын яулады. «Иң яхшы капкачы» исеменә Данир Солтанов лаек булды. Котлыйбыз! Күп фото: 👇👇👇 https://baltaci.ru/news/sport/baltacta-kyzlar-ham-egetlar-arasynda-futbol-iarysy-uzdy

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан, Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбол ярышы узды.

Бу чара — ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерү, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Балтач җирлегендә спортка һәм патриотизмга зур игътибар бирелә, һәм бу ярышлар шуны тагын бер кат ассызыклый. Спорт — ул сәламәт тормыш үрнәге, дуслык һәм бердәмлекнең нигезе.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Балтач гимназиясе командасы – беренче, Салавыч икенче урын яулады. «Иң яхшы саклаучы» исеменә Мәрьям Каюмова, «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә Согдиана Хуҗина лаек булды.

Егетләр арасында Салавыч – беренче, «Ливень» командасы икенче урын яулады. «Иң яхшы капкачы» исеменә Данир Солтанов лаек булды. Котлыйбыз!

Күп фото:

👇👇👇

https://baltaci.ru/news/sport/baltacta-kyzlar-ham-egetlar-arasynda-futbol-iarysy-uzdy

-2
-3