Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Татарский Мир

«ГАЛИЯ» ШӘКЕРТЕ, СЕБЕР ТОТКЫНЫ: ТАТАР ШАГЫЙРЕ ХӘСӘН ТУФАННЫҢ ТЕТРӘНДЕРГЕЧ ЯЗМЫШЫ

Дөнья мине үзгәртте: еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? – бәйлисе бар йөрәкне. Хәсән Туфан Хәсән Туфан – татар әдәбиятының иң зур трагедияле һәм шул ук вакыттта иң какшамас рухлы классикларының берсе. Ул репрессияләрнең барлык ачысын татып та, күңелендәге яктылыкны саклап кала алган бөек шәхес. Хәсән Туфан – татар поэзиясенең җаны, мәхәббәт һәм сагыш символы. Язмышның шулхәтле каты сынауларына карамастан, ул ничек кеше булып кала алган, иҗатка булган тугрылыгын ничек югалтмаган? Аулак авылдан данлыклы «Галия»гә Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. Аның белемгә омтылышы кечкенәдән үк көчле була. Югары сыйфатлы дини һәм дөньяви белем алу максаты белән булачак әдипнең абыйлары Хәсәнне алдынгы мөселман уку йортларының берсе «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. «Галия» мәдрәсәсе ул вакытта татар зыялыларының чын үзәге була. Биредә Хәсән Туфан яшь шагыйрь Ш.Бабич җитәкчелегендәге мәдрәсә шәкердләренең музыка һәм әдәбият түгәрәгенә й

Дөнья мине үзгәртте: еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? – бәйлисе бар йөрәкне.

Хәсән Туфан

Хәсән Туфан татар әдәбиятының иң зур трагедияле һәм шул ук вакыттта иң какшамас рухлы классикларының берсе. Ул репрессияләрнең барлык ачысын татып та, күңелендәге яктылыкны саклап кала алган бөек шәхес. Хәсән Туфан – татар поэзиясенең җаны, мәхәббәт һәм сагыш символы. Язмышның шулхәтле каты сынауларына карамастан, ул ничек кеше булып кала алган, иҗатка булган тугрылыгын ничек югалтмаган?

Аулак авылдан данлыклы «Галия»гә

Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. Аның белемгә омтылышы кечкенәдән үк көчле була. Югары сыйфатлы дини һәм дөньяви белем алу максаты белән булачак әдипнең абыйлары Хәсәнне алдынгы мөселман уку йортларының берсе «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. «Галия» мәдрәсәсе ул вакытта татар зыялыларының чын үзәге була. Биредә Хәсән Туфан яшь шагыйрь Ш.Бабич җитәкчелегендәге мәдрәсә шәкердләренең музыка һәм әдәбият түгәрәгенә йөри. Танылган язучы Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала.

Нәкъ менә «Галия» мохите Хәсәндә сүз сәнгатенә тирән мәхәббәт уята, аның дөньяга карашын формалаштыра, нәкъ менә шушында аның зур әдәбиятка юлы башлана, ул үзенең беренче шигырьләрен яза башлый.
Хәсән Туфан «Галия» мәдрәсәсе шәкерте. 1916 ел.
Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/
Хәсән Туфан «Галия» мәдрәсәсе шәкерте. 1916 ел. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/

Кулга алыну: 1940 елның караңгы ноябре

1920-1930 елларда Хәсән Туфан татар шигъриятенең яңа йолдызына әверелә. Ул Казанга килә, ТАССР радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, 1937 елга кадәр – «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. Бу вакытта Хәсән Туфан әдәби тормышның үзәгендә кайный. Ул бик тиз арада таныла, аның эшчеләр тормышы, табигать матурлыгы белән сугарылган шигырьләрен яратып укыйлар. Шагыйрь «Урал эскизлары» (1926), «Бибиевлар» (1927), «Ике чор арасында» (1927) мәшһүр поэмаларын иҗат итә.

Хәсән Туфан. 1923 ел.
Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/
Хәсән Туфан. 1923 ел. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/

Кызганыч, бу уңышлар озакка бармый. 1937 елда аны Язучылар берлегеннән чыгаралар. 1940 елның 18 ноябрендә «милләтчелектә» һәм «советка каршы эшчәнлектә» гаепләп кулга алалар. Хәсән Туфанны башта үлем җәзасына хөкем итәләр, соңрак, шагыйрь атылырга хөкем ителгәннәр камерасында үзенең үлемен көтеп берничә ай үткәргәннән соң, бу карарны 10 ел төрмә белән алыштыралар.

Төрмәләрдә 10 ел уздырганнан соң да Хәсән Туфан туган ягына әйләнеп кайта алмый, ул Себергә, Новосибирск өлкәсенә мәңгелек сөргенгә җибәрелә. Шул рәвешле, Хәсән Туфанның тоткынлыкта һәм сөргендә 16 ел гомере үтә.

Фәкать 1956 елның 19 мартында Хәсән Туфан тулысынча аклана һәм туган якларына әйләнеп кайта.

Вулканнарга керер идем, шундадыр ул... дисәләр...

Хәсән Туфан Казанга әйләнеп кайтырга бер ел кала, 1955 елда, аның хатыны – Татар дәүләт Академия театры артисткасы Луиза Салиәскәрова вафат була. Казанга кайтып әлеге хәбәрне ишеткәч, шагыйрь бу шәхси фаҗигане бик авыр кичерә.

Хәсән Туфанның хатыны, Татар дәүләт Академия 
театры артисткасы Луиза Салиәскәрова.
Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/
Хәсән Туфанның хатыны, Татар дәүләт Академия театры артисткасы Луиза Салиәскәрова. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/

Ирен сөргеннән еллар буе көткән, аңа посылкалар җибәргән, хатлары белән юандырып торган яраткан хатынын югалту Хәсән Туфанның җанында мәңгелек яра булып калачак. Алдагы иҗатында ул Луиза Салиәскәровага иң ачы, иң тирән сагышлы шигырьләрен багышлаячак.

–Кайт!.. –дип хатлар килделәр...

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

–Бусы алкалары,

Бусы – кабере... –диделәр.

(Кайсыгызның кулы җылы? 1956)

Хәсән Туфан Казанга кайткач, аның алдында тагын бер ачы чынбарлык ачыклана: халык дошманы хатыны буларак эшеннән азат ителгән, фатирларыннан куылган, ике кечкенә балалары – уллары Идегәй, кызлары Гөлгенә белән акчасызлыктан интегеп яшәгән Луиза Салиәскәрова иренә төрмәләргә азык-төлек посылкаларын үз канын тапшырып җибәрә торган булган:

Посылкалар белән ярдәм иттең:

– Без бит илдә... өйдә бит... – дидең.

Ә ул ярдәм –

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

Алдарсың дип уйлый идеммени? –

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Җаның белән ялгагансың ич!

(Тамчылар ни диләр? 1957)

Казанга кайту һәм иҗади үсеш

Себер суыкларында авыр хезмәтләрдә эшләп исән калган, туган җиреннән 16 ел аерылып торган Хәсән Туфан акланып Казанга кайткач, шагыйрь яңадан әдәбият мохитендә яши башлый. Ул татар поэзиясенең энҗеләренә әйләнгән әсәрләр яза, яшь язучыларга остаз була, аның бик күп шигырьләре җырлар булып яңгырый. Иң мөһиме: аянычлы язмышы өчен ул беркемнән дә үч алмый, җанында нәфрәт хисе сакламый, тормышны, кешеләрне яратуны дәвам итә...

Тарихи мизгелләр. Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, 
Хәмит Ярми, Шәйхи Маннур. 1979 ел. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/
Тарихи мизгелләр. Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Хәмит Ярми, Шәйхи Маннур. 1979 ел. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/

Үзенең хезмәтләре өчен шагыйрь 1966 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә 80 яшендә вафат була. Казанның Татар зиратына җирләнә.

Хәсән Туфан. 1970 еллар.
Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/
Хәсән Туфан. 1970 еллар. Чыганак: https://kitaphane.tatarstan.ru/

Хәсән Туфанның язмышы – сынмас рух үрнәге, шигырьләре исә бүген дә татар җанының иң нечкә кылларын кага...

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

– Бәйлисе бар йөрәкне...

(Кайсыгызның кулы җылы? 1956)

Резеда Абызова