Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Кече Лызи авылында, Бөек Ватан

сугышыннан кайталмаган авылдашлары, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә басуда агачлар утырттылар.  – Мине һәм минем тирәдә яшәүчеләрне кышын кар күмә иде, – ди улын хәрби операциядә югалткан ана Мәүзилә Шәрәфетдинова. – Каршы якка агач утыртып, полоса ясарга ничә ел тырышсак та, булып чыкмады, рөхсәт алалмадык. Быел инде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга мөрәҗәгать итеп карарга булдык, Ушмадан, безнең авылдан да сугышта үлүчеләр бар, алар истәлегенә булыр, дидек. Рәхмәт Рамил Рәшитовичка, үтенечебезне кире какмады, ризалык бирде. «Сорнай» җәмгыяте рәисе Фәһим Сибәгатуллин урынын да күрсәтте, урман хуҗалыгы агачын китерде, мәктәп балалары утыртырга булышты. Рөхсәт булуга, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Лариса Михайлова эшне оештырды. Шулай итеп, урманчылар белән бергәләп агач утыртылган. Мәүзилә апа көн дә шул агачларга карый да, улы Айратны искә ала, «агачлар әлегә кечкенә, шаулап үсәрләр әле берзаман, менә күрерсез», ди. Улын сагынып елаган анага шушы бер

Кече Лызи авылында, Бөек Ватан

сугышыннан кайталмаган авылдашлары, махсус хәрби операциядә һәлак булган

егетләр истәлегенә басуда агачлар утырттылар. 

– Мине һәм минем тирәдә яшәүчеләрне

кышын кар күмә иде, – ди улын хәрби операциядә югалткан ана Мәүзилә

Шәрәфетдинова. – Каршы якка агач утыртып, полоса ясарга ничә ел тырышсак та,

булып чыкмады, рөхсәт алалмадык. Быел инде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга

мөрәҗәгать итеп карарга булдык, Ушмадан, безнең авылдан да сугышта үлүчеләр

бар, алар истәлегенә булыр, дидек. Рәхмәт Рамил Рәшитовичка, үтенечебезне кире

какмады, ризалык бирде. «Сорнай» җәмгыяте рәисе Фәһим Сибәгатуллин урынын да

күрсәтте, урман хуҗалыгы агачын китерде, мәктәп балалары утыртырга булышты.

Рөхсәт булуга, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Лариса Михайлова эшне оештырды.

Шулай итеп, урманчылар белән

бергәләп агач утыртылган. Мәүзилә апа көн дә шул агачларга карый да, улы

Айратны искә ала, «агачлар әлегә кечкенә, шаулап үсәрләр әле берзаман, менә

күрерсез», ди. Улын сагынып елаган анага шушы бер агач утырту да юанычка әверелә

шул.

– Шулкадәр рәхмәтле мин

улымны, һәлак булган егетләрне онытмаганнары, каршы килмәгәннәре өчен, – дип

ничә мәртәбәләр кабатлагандыр ана. Ул рәхмәтләр тынычлык кошларына әйләнеп,

туплар тавышына нокта куйсын иде инде.