Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Гади белгечтән министр, Дәүләт Советы рәисе дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, гади булып кала белүегез күпләрдә соклану уятса, кешеләр белән

аралашуда, җитәкчелектә теләсә нинди хәлдә югалып калмаслык гыйлем, тел байлыгыгыз, ораторлык осталыгыгыз Сезне кабатланмас шәхес, бик күпләргә үрнәк җитәкче итә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе вазифасын Сезгә тапшыру да табигый һәм шулай тиешле, дип кабул ителде. Фикерле, актив, һәрчак әңгәмәләргә әзер булуыгыз белән язучылар, шагыйрьләр, республика җәмәгатьчелеге, мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дә Сез күптән инде үз кешегә әйләндегез. Хөрмәтле Марат Готович! Балтач халкы Сезне, Сез куйган хезмәтләрне, игелекле гамәлләрегезне бүген дә күңелендә саклый. Барысы-барысы өчен рәхмәт әйтеп, матур бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Алга таба да Сезнең белән горурланып, уңышларыгызга сөенеп яшәргә язсын! Олы ихтирам белән «Хезмәт» газетасы коллективы Фото: Госсовет РТ

Гади белгечтән министр, Дәүләт Советы рәисе дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, гади булып кала белүегез күпләрдә соклану уятса, кешеләр белән аралашуда, җитәкчелектә теләсә нинди хәлдә югалып калмаслык гыйлем, тел байлыгыгыз, ораторлык осталыгыгыз Сезне кабатланмас шәхес, бик күпләргә үрнәк җитәкче итә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе вазифасын Сезгә тапшыру да табигый һәм шулай тиешле, дип кабул ителде. Фикерле, актив, һәрчак әңгәмәләргә әзер булуыгыз белән язучылар, шагыйрьләр, республика җәмәгатьчелеге, мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дә Сез күптән инде үз кешегә әйләндегез.

Хөрмәтле Марат Готович! Балтач халкы Сезне, Сез куйган хезмәтләрне, игелекле гамәлләрегезне бүген дә күңелендә саклый. Барысы-барысы өчен рәхмәт әйтеп, матур бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Алга таба да Сезнең белән горурланып, уңышларыгызга сөенеп яшәргә язсын!

Олы ихтирам белән «Хезмәт» газетасы коллективы

Фото: Госсовет РТ