Узган ел май аенда яңа бәрәңгедән авыз итеп районны гына түгел, республиканы шаккатырган иде. Быел исә бераз соңладык, ди Илгизәр әфәнде. Соңласа да Балтачта алар беренчеләрдән булып яңа бәрәңге ашадылар. Афәрин. Бәрәңге тарихына килгәндә, максатчан райондашыбыз иң элек орлыклык бәрәңгене тәрәзә төбендә яровойлаштыра, борынлагач чүлмәкләргә утырта, аннан соң теплицада үстерә, көннәр җылыта башлагач кына бакчага утырта икән. Тырышкан табар, ди халык мәкале. Хак сүзләр.
Бөрбашта яшәүче Илгизәр Абдрахманов ел саен районда беренчеләрдән булып яңа бәрәңге ашый
16 июня16 июн
~1 мин