Уфадагы «Галия» мәдрәсәсе ХХ гасыр башында Россия мәмләкәтенең бөтен төрки-мөселман дөньясында якты эз калдырган атаклы уку йортларының берсе. Монда татар, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк һәм башка кардәш халыкларның күп кенә күренекле шәхесләре белем алган.
Тарихка күз салсак, мәктәп-мәдрәсәләр төп ике шарт үтәлгәндә генә яши алганнар. Беренчедән, балаларга гыйлем бирә алырлык югары аң-белемле мөгаллим-мөдәррисләр булганда, икенчедән, укымышлы, динле байлар, иганәчеләр яки хәлле халык тарафыннан матди яктан тәэмин ителгәндә. «Галия» мәдрәсәсе дә халык һәм аерым иганәчеләр хисабына яшәп килгән. Әлеге язмада бу уку йортын булдыруга үз өлешләрен керткән олуг шәхесләребез һәм хәйриячеләребез турында кыскача мәгълүмат биреп узарбыз.
Заманының күренекле мөселман уку йортларында белем алып кайткан Зыяэтдин әл-Камали (Зыя Камали) Уфада яңа типтагы уку йорты ачу теләге белән яши.
Аның бу ниятен иң беренче булып Уфадагы икенче мәхәллә имамы Зариф Галикәев хуплап ала һәм мәдрәсә ачар өчен мәхәллә мәчетенең аскы катын тәкъдим итә. Шулай итеп, әлеге ике кыю шәхес тырышлыгы белән «Галия» мәдрәсәсе үз ишекләрен ачып җибәрә. 1906 елның 7 октябрендә мәдрәсә кабул итү имтиханнраы үткәрелеп, 13 октябрьдә дәресләр башлана.
Мәдрәсә эшчәнлеге беренче елны бик авырлыклар белән уза.
Беренчедән, бина дәресләр алып бару өчен яраклы булмый, икенчедән, мәдрәсәнең матди ягы бик начар була: мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләнми, берничә мөгаллим бер фатирда яшәргә мәҗбүр булалар һ.б.
Әлеге авырлыкларны күреп, Зариф хәзрәт Булгаков номерларында бер мәҗлес ясап, Уфа байларыннан мәдрәсәгә ярдәм итүләрен үтенә. Бу мәҗлестә мәдрәсә файдасына 900 сумнан артык акча җыела.
Шул ук вакытта Зыя Камали да төрле юллар белән халык арасына үз фикерләрен, үз идеяләрен таратырга тырыша. Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча түгәрәкләр алып бара, Хәкимовлар, Җантуриннар, Назыйровлар кебек шәһәрнең күренекле татар гаиләләренә чакырыла, һәм һәр барган җирдә диярлек әңгәмәдәшләрендә үзе турында уңай фикер калдыра.
1907 елның гыйнварында узган беренче имтиханнардан татар җәмәгатьчелеге канәгать кала. Көн үзәгенә мәдрәсәгә бина кирәклеге килеп баса. Җантуриннар өендә әлеге мәсьәлә буенча мәҗлес җыела. Анда мөфти Солтанов, шәһәр байлары, мөгаллимнәр һәм башка күренекле шәхесләр катнашында мәдрәсәгә бина салу турында карар кабул ителә. Сәлимгәрәй Җантурин мәсьәләнең техник ягын үз өстенә ала, ә Бәдретдин Назыйров хәзинәдар булып билгеләнә. Шул ук көнне мәдрәсә файдасына 26 мең сумнан артык иганә җыела.
1907 елның 5 маенда мәдрәсә бинасына мөфти Султанов тарафыннан беренче нигез ташы салына, шул елның 18 ноябрьдә уку бинасы тантаналы рәвештә ачыла.
Мәдрәсәгә яңа бина салдыру, түгәрәкләп алганда, 42 мең сумга төшә. Чыгымның төп өлешен Садретдин Назыйров белән Суфия Җантуриналар үз өсләренә алалар.
С.Назыйров мәдрәсәне төзү эшләре өчен генә 20 мең сум акчасын иганә кыла. «Галия» мәдрәсәсенең оешып эшли башлаган чорында Зариф хәзрәт ярдәме белән җыелган 900 сумның да 400е бу кеше тарафыннан бирелгән була. Гомумән, Садретдин Назыйров заманында Уфаның иң эре сәүдәгәрләренең һәм иң юмарт химаячеләренең берсе булып торган.
Суфия Җантурина турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ул «Галия» мәдрәсәсе салдыру өчен 18 меңгә кадәр акчасын иганә кыла. Кызганычка каршы, бу ханым бик яшьли вафат була, үзенең соңгы көннәре якынлашуны сизеп, васыятьнамә төзеп калдыра. Әлеге документ буенча мәдрәсә шәкертләренә стипендия өчен 10000 сум, аның китапханәсенә 500 сум васыять ителә.
Бу шәхесләрдән тыш, әлбәттә, башка бик күп кешеләр төрлечә ярдәм кулы сузганнар, мәдрәсә файдасына үзләренең акчаларын һәм вакытларын сарыф иткәннәр.
«Галия» мәдрәсәсе бинасы бу чор мәдрәсәләреннән күпкә өстен була.
Өч катлы таш бинаның беренче катында ашау-эчү, юыну бүлмәләре, икенче катында шәкертләрнең тору урыны, ә өченче катта – уку бүлмәләре, китапханә һәм мәчет урнашкан була. Бина үзәкләштерелгән җылыту һәм суүткәргеч системаларына тоташтырыла.
Ә менә электр уты 1913 елда гына кертелә. Мәдрәсәгә киләгән Муса Бигиев, шәкертләрнең әлеге көнгә кадәр лампа кулланганнарын күреп, уку йортына электр уты кертеп калдыра.
Мәдрәсәнең эшен алып бару өчен мәдрәсә каршында ике һәйәт төзелә. Беренчесе – гыйльми һәйәт, ул мәдрәсәнең уку-укыту эшләре белән шөгыльләнә, ә икенчесе – икътисадый һәйәт, мәдрәсәнең матди ягын кайгыртырга тиеш була. Икътисадый һәйәтнең рәисе итеп Сәлимгәрәй Җантурин билгеләнә.
Иктисадый һәйәт әгъзалары мәдрәсә файдасына ел саен түбәндәге күләмдә ярдәм итәргә вәгъдә итәләр: Садретдин Назыйров – 2 мең, Суфия бикә исеменнән Сәлимгәрәй Җантурин – 1 мең, Сабирҗан Шәмгулов – 200 сум, Бәдретдин Назыйров, Хәйрулла Габидуллин һәм Хәсән Кәримовлар 100 әр сум. Барлыгы 3500 сум.
Мәдрәсәнең еллык чыгымы 6000 тирәсе булыр диеп исәпләнелә. Шуның 3500ен һәйәт әгъзалары, 1600 шәкертләрдән уку өчен җыелган акча, ә инде калган өлешен читтән килгән иганәләр каплар диеп өмет ителә.
Алдагы елларда мәдрәсәнең матди ягы азмы-күпме тотрыклы булса да, шәкертләр арту белән матди кыенлыклар килеп чыга. Беренчедән, икътисадый һәйәт кабул иткән күләмдәге генә акча мәдрәсәне тулысынча тәэмин итәргә җитми, икенчедән, һәйәт әгъзалары үзләре дә вәгъдә иткән акчаларын вакытында биреп бетермиләр, нәтиҗәдә матди авырлыклар барлыкка килә. 1914 елның язында шәкертләр арасында таралган азканлылык авыруы барлыкка килүнең төп сәбәбен дә, нәкъ менә шәкертләрнең аз һәм начар туктануында күрәләр.
Зыя Кәмали өстенә өстәмә акча эзләү бурычы килеп баса. Аңа иң беренче булып «Йолдыз» кинотеатры һәм Уфа яшьләре ярдәм кулы суза. Алар «Галия» мәдрәсәсе файдасына хәйрия кичәләре ясыйлар, кинотеатрда аерым сеанслар күрсәтәләр. Шулай ук башка шәһәрләрдән дә матди ярдәмнәр күрсәтелә.
Моның өстенә мәдрәсә мөдире белән һәйәт әгъзалары арасында да каршылыклар килеп чыга. Мәдрәсә чыгымнарының яртысын каплап барган әгъзалар, З.Кәмалине мәдрәсә ачылганда куелган өметләрне акламауда гаеплиләр. Алар өмет иткәнчә, мәдрәсәдән зыялы дин белгечләре чыгарга тиеш була, ә чынлыкта исә, үз сүзләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алган ирекле шәхесләр хәзерләнә. Моңа дәлил итеп шуны әйтергә кирәк, мәдрәсәне тәмамлап чыккан 1500 шәкертнең бары 35е генә дин юлын сайлый. Моны күреп, икътисадый һәйәт әгъзалары З.Кәмалигә мөдирлектән китү таләбен куялар. Әмма Кәмали барлык гомерен багышлаган эшеннән баш тарта алмый һәм, мәдрәсәгә ярдәм итеп килгән хәйриячеләргә рәхмәт әйтеп, татар җәмәгатьчелегеннән «Галия» мәдрәсәсен ярдәмнәреннән ташламауларын үтенә.
Соңрак, 1916 елда, мәдрәсенең ун еллык юбилее вакытында, мәдрәсәнең матди ягын тәэмин итеп тору өчен вакыф фонды оештыру турында карар кабул ителә.
Күренгәнчә, бик аз гына вакыт эчендә татар байлары, татар җәмәгатьчелеге, әлбәттә инде, Зыя Кәмали тырышлыгы белән, ХХ гасыр башындагы иң данлыклы мәдрәсәләребезнең берсе дөньяга килә. Матди кыенлыкларга, фикер каршылыкларына карамастан, илдәге кискен борылышларга кадәр ул үзенең эшчәнлеген дәвам итә.