Кенәбаш егете Габидуллин Гадел Мәскәү өлкәсеннән зур җиңү белән кайтты: Россиякүләм профессиональ осталык конкурсында "Зоотехния" компетенциясендә өченче урынны яулады. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган егет Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 3 курс студенты. Гаделнең "Холмогорка" Волокаламск аграр техникумындагы уңышы дәвамлы булсын!Татарстан данына тап төшермәгән бит гади авыл егете! Афәрин! Катлаулы ярышка хәзерлек чорын, конкурс барышын Кенә мәктәбе коллективы да игътибар белән күзәтте. Ярыш нәтиҗәләрен белгәч, "Булдыргансың, укучыбыз!" – дип горурландык. Җиңүләрең дәвамлы булсын, Гадел! Тырыш, ярдәмчел, белемгә омтылучан , максатчан уллары өчен әти-әнисе Гөлсинә һәм Газиз Габидуллиннарга зур рәхмәт! Кифая Хәбибуллина, Кенә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кенәбаш егете Габидуллин Гадел Мәскәү өлкәсеннән зур җиңү белән кайтты
15 июня15 июн
~1 мин