Сабан туйлары алдыннан Нөнәгәр авылында үзенчәлекле очрашу-дәрес булып узды. Заманында Сабантуйларда мәйдан тоткан, төрле район, республика ярышларында призлы урыннар яулаган ветеран батырлар урта мәктәп спорт залында авылның түгәрәктә шөгыльләнгән яшь көрәшчеләре белән очрашуга килде. Бихисап батырлар тәрбияләгән бу җирлек татар көрәшенә яңа сулыш өреп, кече яшьтән батырларны барлау, алар белән максатчан эш оештырып, элекеге традицияләрне яңадан кайтаруга җиң сызганып кереште, дип әйтергә була. Шушы авыл егете, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор)Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе, Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров инициативасы белән оештырылган бу очрашуга район башлыгы Рамил Нотфуллин, шушы авылда туган, атаклы көрәшче район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район татарча көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов һәм башка кунаклар да килгән иде. Яшь көрәшчеләрнең күнегүләрен карагач, ветераннар, килгән кун