Татар халык ышанулары буенча җир өстендә төрле урыннарга баш булып торган ияләр кебек, суда да хуҗа булып торучылар бар, имеш. Болар: Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Берсе олуг, икенчесе дуамал Су бабасы бер тирә-як суларының иң зурысында, иң тирән җирендә генә яшәп, шул тирәдәге суларның барысына да баш булып тора. Шул әйләнә-тирә сулыкларының барысына да боерык кына тарата. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса, шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышлар чыкканда гына үзе эшли, ә болай боерыклар гына чыгара. Су иясе нинди генә сулык булмасын, шунда тереклек итә. Кечкенә елгада да, чишмә, күлдә дә. Су иясе Су бабасына бер дә охшамаган: ул азрак җүләр сымаграк гамәлләр кыла. Аны шуңа да санга сукмыйлар. Ачуландырсаң, тегермән буаларын ерып җибәрә, балыкчыларның балык тотканын күреп, аннан балыкларны да куып җибәрергә хирыс. Яхшы гына ачуландырсаң, су тирәсендәге кешеләрне суга батырырга да күп сорап тормый икән. Чисталык сакч