Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

✅ Очрашуда корбанлык сарыкларының бәяләре турында да сөйләштеләр

Рөстәм хәзрәт кайбер кешеләр арасында йөргән «сатулашырга ярамый» дигән сүзләрне кире какты.  Сатулашу сәдакадан китә, ягъни кешегә сәдака биргән шикелле әҗер языла. Корбан сарыгын сатып алган кешенең бәя турында сөйләшүе дөрес, – ди ул.  Шулай ук фермерларның бәйрәм көннәре алдыннан сарык бәяләрен арттырып куюларына дин әһеленең фикерен дә белештек 💬 Без, әлбәттә, бәяләргә бәйләнә алмыйбыз. Дин күзлегеннән караганда, «шушы сарыкка шундый бәя куегыз» дигән йөкләмә юк. Кеше буларак, моңа тискәре карашта. Үгет-нәсыйхәтләрдә хакларны арттырмаска кушабыз. Бәя ел саен артып барса да, быел андый күренеш сизелми. Чөнки дөрес көндәшлек барлыкка килде. Узган ел саткан нокталарда якынча көтелә торган уртача бәядән 1–2 мең сумга төшерүчеләр дә бар. Чөнки алар әйтүе буенча, сатып алырга килергә теләүчеләр азрак, – диде ул.

✅ Очрашуда корбанлык сарыкларының бәяләре турында да сөйләштеләр. Рөстәм хәзрәт кайбер кешеләр арасында йөргән «сатулашырга ярамый» дигән сүзләрне кире какты. 

Сатулашу сәдакадан китә, ягъни кешегә сәдака биргән шикелле әҗер языла. Корбан сарыгын сатып алган кешенең бәя турында сөйләшүе дөрес, – ди ул. 

Шулай ук фермерларның бәйрәм көннәре алдыннан сарык бәяләрен арттырып куюларына дин әһеленең фикерен дә белештек 💬

Без, әлбәттә, бәяләргә бәйләнә алмыйбыз. Дин күзлегеннән караганда, «шушы сарыкка шундый бәя куегыз» дигән йөкләмә юк. Кеше буларак, моңа тискәре карашта. Үгет-нәсыйхәтләрдә хакларны арттырмаска кушабыз. Бәя ел саен артып барса да, быел андый күренеш сизелми. Чөнки дөрес көндәшлек барлыкка килде. Узган ел саткан нокталарда якынча көтелә торган уртача бәядән 1–2 мең сумга төшерүчеләр дә бар. Чөнки алар әйтүе буенча, сатып алырга килергә теләүчеләр азрак, – диде ул.