«Акыллы Уеннар» программасы буенча республикакүләм чемпионаты узды. 💫Чемпионатның максаты – туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Карадуган балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хәлиуллина Ясминә һәм Мәрданова Зәринә тәрбиячеләре Хәсәнова Илүзә Фидәрис кызы белән әлеге чемпионатта катнашып, иҗади - проект номинациясендә җиңү яуладылар. Ихлас күңелдән котлыйбыз! Афәрин! Киләчәктә дә матур уңышлар, җиңүләр телибез!
Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирүче балалар бакчалары арасында
2 дня назад2 дня назад
1
~1 мин