Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Лилия Әскаровадан бик җайлы һәм тәмле торт рецепты

Савытка 300 гр бал, 100 гр акмай, 2 чәй калагы чәй содасы салып, утка куябыз, болгатып торабыз. Бал, май эреп, чәй содасы кабарып менәргә тиеш. Бер массага әйләнгәч, алып куябыз. Икенче савытка (мин миксер савытына) 8 йомырка сыттым, 300 гр шикәр комы, баллы массаны һәм 400 гр он салып сыек камыр ясадым. Шушы камырны 3 кисәккә бүлдем. Табага (минеке озынча таба иде, йомры табага да ярый) пергамент кәгазе җәйдем һәм очтан бер камырны салдым. Алдан кыздырып куйган духовкада 180 гр лы 5-6 мин пешереп алдым. Тиз пешә. Пергаменты белән пешкән камырны алабыз, яңа кәгазьне җәеп, шулай пешереп бетерәбез. Коржиклар суынган арада крем ясыйбыз. Минеке каймаклы крем иде. 600 гр 20 процентлы каймак һәм 150 гр шикәр комын болгатабыз. Суынган коржиклардан пергамент кәгазен алабыз, тигезләп кисәбез һәм крем сылыйбыз һәр катламына. Тигезләп киселгән камырларны изеп, өстенә, як ягына сылыйбыз. Тәмле булсын!

Лилия Әскаровадан бик җайлы һәм тәмле торт рецепты. Савытка 300 гр бал, 100 гр акмай, 2 чәй калагы чәй содасы салып, утка куябыз, болгатып торабыз. Бал, май эреп, чәй содасы кабарып менәргә тиеш. Бер массага әйләнгәч, алып куябыз.

Икенче савытка (мин миксер савытына) 8 йомырка сыттым, 300 гр шикәр комы, баллы массаны һәм 400 гр он салып сыек камыр ясадым. Шушы камырны 3 кисәккә бүлдем.

Табага (минеке озынча таба иде, йомры табага да ярый) пергамент кәгазе җәйдем һәм очтан бер камырны салдым.

Алдан кыздырып куйган духовкада 180 гр лы 5-6 мин пешереп алдым. Тиз пешә. Пергаменты белән пешкән камырны алабыз, яңа кәгазьне җәеп, шулай пешереп бетерәбез. Коржиклар суынган арада крем ясыйбыз. Минеке каймаклы крем иде. 600 гр 20 процентлы каймак һәм 150 гр шикәр комын болгатабыз.

Суынган коржиклардан пергамент кәгазен алабыз, тигезләп кисәбез һәм крем сылыйбыз һәр катламына. Тигезләп киселгән камырларны изеп, өстенә, як ягына сылыйбыз.

Тәмле булсын!