👇🏻 Буш вакытыгызда театр, күргәзмә, төрле чараларга йөрегез. Күңелегезгә хуш килгән шөгыль табыгыз. Мөмкинлеккә карап, сәяхәт итегез. Күзләрегездә илһамлану очкынын, рухи халәтне күтәренкелектә саклап калу өчен шулай кирәк. Елмаегыз! Эчкерсез елмаю хатын-кызны бик нык бизи. Тирәгездәгеләрнең юк-бар кимчелекләрен күреп, кәефләрен төшермәгез. Киресенчә, ничек тә мактарга тырышыгыз. Үзегезне мактаганга да оялмагыз. Зарарлы гадәтләргә каршы көрәшегез. Биредә сүз эчү-тарту турында гына бармый. Мәсәлән, смартфон экранына озак төбәлеп утыру күз һәм баш сөяге эчендәге басымны күтәрә, нерв киеренкелегенә, алҗыганлыкка китерә. Социаль челтәрләрдә утыру вакытын тәүлегенә 2 сәгатьтән арттырмагыз. Йокыга ятарга 2 сәгать кала бернинди электрон гаджетка да үрелмәгез.
😍 Шушы киңәшләрне тотканда, табигать бүләк иткән матурлыкны бик озак саклау мөмкинлеге бермә-бер артачак
16 мая16 мая
~1 мин