Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

📣🧐 Яз җиттеме, авыл урамнарына үзенә күрә бер җанлылык керә: капка төпләреннән сары йомгактай чебиләрнең, үрдәк-каз бәбкәләренең тавышы

ишетелә башлый. Бу – авыл халкы өчен җаваплы һәм шул ук вакытта куанычлы чор да. Быел кош-корт базарында хәлләр ничек? Чебине сатып алу отышлымы, әллә үзең чыгару яхшыракмы? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/iomry-masakat-avyl-xalky-kos-kort-ala-baslady-115179 Кош-кортны төрлечә алабыз: эресен дә, вагын да. Элек бер көнлекләрне дә күп алдык, тик саклап бетереп булмагач, соңгы елларда бер айлыкларны алып кайта башлаган идек. Быел тагын вагракларны алып карадык. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр артык кыйммәтләнгән, дип әйтмәс идек. Аерма – 10–30 сум тирәсе. Безнең авылда халык тырыш. Кош-кортын да, малын да тота. Шуның белән бәхетле дә без. Әле тагын озак еллар мал, кош-корт тавышын ишетеп яшәргә язсын.

📣🧐 Яз җиттеме, авыл урамнарына үзенә күрә бер җанлылык керә: капка төпләреннән сары йомгактай чебиләрнең, үрдәк-каз бәбкәләренең тавышы ишетелә башлый. Бу – авыл халкы өчен җаваплы һәм шул ук вакытта куанычлы чор да. Быел кош-корт базарында хәлләр ничек? Чебине сатып алу отышлымы, әллә үзең чыгару яхшыракмы? 👇🏻

https://vatantat.ru/news/iomry-masakat-avyl-xalky-kos-kort-ala-baslady-115179

Кош-кортны төрлечә алабыз: эресен дә, вагын да. Элек бер көнлекләрне дә күп алдык, тик саклап бетереп булмагач, соңгы елларда бер айлыкларны алып кайта башлаган идек. Быел тагын вагракларны алып карадык. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр артык кыйммәтләнгән, дип әйтмәс идек. Аерма – 10–30 сум тирәсе. Безнең авылда халык тырыш. Кош-кортын да, малын да тота. Шуның белән бәхетле дә без. Әле тагын озак еллар мал, кош-корт тавышын ишетеп яшәргә язсын.