Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст песни «Бик күрәсем килә»

Рөстәм Яхин көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре Торсам иртән, уйларымда йөртәм,
Ятсам — төшләремә керәсең.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
Бик күрәсем килә, күрәсем. Әллә ят кешеләр, әллә үзең
Кавышу, өметләрен җимрәсең.
Көтә-көтә талды ике күзем,
Бик күрәсем килә, күрәсем. Алмаштырмый хатка язган сүзләр,
Алмаштырмый сине бу рәсем.
Белмим инде, йөрәк ничек түзәр,
Бик күрәсем килә, күрәсем…

Рөстәм Яхин көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре

Торсам иртән, уйларымда йөртәм,
Ятсам — төшләремә керәсең.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
Бик күрәсем килә, күрәсем.

Әллә ят кешеләр, әллә үзең
Кавышу, өметләрен җимрәсең.
Көтә-көтә талды ике күзем,
Бик күрәсем килә, күрәсем.

Алмаштырмый хатка язган сүзләр,
Алмаштырмый сине бу рәсем.
Белмим инде, йөрәк ничек түзәр,
Бик күрәсем килә, күрәсем…