Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Хушлашырга ашыкма» (2 варианта)

1. Риф Гатауллин көе, Фәннур Сафин сүзләре Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемдә саклыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит! Гомер буе ярсу йөрәк
Сине сагынып сулкылдар.
Иделләрдә дулкын, —
Чү, ашыкма, дустым!
Күңелдә ул дулкыннар!.. Сайрар кошлар синсез нишләр,
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар,
Ишелмәсме таулар?
Икебез дә моңсулар… Без икебез ике ярда,
Гомер ага арадан.
Куллар-кулга үрелгәннәр,
Күзләр-күзгә караган. Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма. Язмышлар да бер үк безнең,
Бер үк безнең ялгышлар.
Хис-тойгылар, хыяллар да,
Йөрәктәге сагышлар. Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма. Арабызда серле күпер,
Мәхәббәт тора сакта.
Мин бәхетле, җаныкаем,
Янымда син бар чакта. Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.

1. Риф Гатауллин көе, Фәннур Сафин сүзләре

Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемдә саклыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!

Гомер буе ярсу йөрәк
Сине сагынып сулкылдар.
Иделләрдә дулкын, —
Чү, ашыкма, дустым!
Күңелдә ул дулкыннар!..

Сайрар кошлар синсез нишләр,
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар,
Ишелмәсме таулар?
Икебез дә моңсулар…

2. Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре

Без икебез ике ярда,
Гомер ага арадан.
Куллар-кулга үрелгәннәр,
Күзләр-күзгә караган.

Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.

Язмышлар да бер үк безнең,
Бер үк безнең ялгышлар.
Хис-тойгылар, хыяллар да,
Йөрәктәге сагышлар.

Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.

Арабызда серле күпер,
Мәхәббәт тора сакта.
Мин бәхетле, җаныкаем,
Янымда син бар чакта.

Әйдә, иркәм, бир кулыңны,
Кара-каршы басыйк та.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Хушлашырга ашыкма.