Резеда Ахиярова көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Сөйгән ярың булалмадым,
Үтеп китте бу гомер.
Дус-ишләрем күп булса да,
Кем кадерен кем белер?.. Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем. Сөйгән ярың булалмадым,
Син сайладың башканы.
Язмыш мине ялгызымны
Читкә илтеп ташлады. Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем. Сөйгән ярың булалмадым,
Кичер кайгым-зарымны.
Рәхәт яшә, бәхетле ит
Сайлап алган ярыңны. Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем.