Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Татарская песня «Сабан туе» (2 версии)

Туганнар кайткан сагынып,
Ерактан дуслар килгән.
Сабан туе шулай безне
Чакыра бөтен илдән. Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә. Уйната да, биетә ул,
Җырлата, гөрләштерә.
Сабан туе күңелләрне
Мәңгегә берләштерә. Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә. Сабан тургайлары җыры
Яңгыраган чакларда —
Илне иңләп бәйрәм килә
Безнең туган якларга. Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә. Уйна, гармун, җырла, курай,
Әйттер шуны, әнә шулай —
Сынатма!..
Сынатма!..
Җырла, кияү, бие, килен,
Бии торган көнең бүген —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Сабан туе бер генә, бер генә,
Күңел ачып йөр генә, йөр генә.
Җырла, кияү, бие, килен,
Бии торган көнең бүген —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Туп-туп итеп атлар килә,
Тояклардан утлар сибә,
Чаткылар!..
Чаткылар!..
Батыр булсаң күтәреп ал,
Күтәреп ал, сыртына сал —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Сабан туе бер генә, б
Оглавление

1. Фәрит Хатыйпов көе, Хәниф Хөснуллин сүзләре

Туганнар кайткан сагынып,
Ерактан дуслар килгән.
Сабан туе шулай безне
Чакыра бөтен илдән.

Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә.

Уйната да, биетә ул,
Җырлата, гөрләштерә.
Сабан туе күңелләрне
Мәңгегә берләштерә.

Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә.

Сабан тургайлары җыры
Яңгыраган чакларда —
Илне иңләп бәйрәм килә
Безнең туган якларга.

Сабан туе, сабан туе,
Изге бәйрәм илемдә.
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә.

2. Рифкать Сәйфетдинов көе, Гәрәй Рәхим сүзләре

Уйна, гармун, җырла, курай,
Әйттер шуны, әнә шулай —
Сынатма!..
Сынатма!..
Җырла, кияү, бие, килен,
Бии торган көнең бүген —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Сабан туе бер генә, бер генә,
Күңел ачып йөр генә, йөр генә.
Җырла, кияү, бие, килен,
Бии торган көнең бүген —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..

Туп-туп итеп атлар килә,
Тояклардан утлар сибә,
Чаткылар!..
Чаткылар!..
Батыр булсаң күтәреп ал,
Күтәреп ал, сыртына сал —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Сабан туе бер генә, бер генә,
Батыр булсаң җиң генә, җиң генә.
Батыр булсаң күтәреп ал,
Күтәреп ал, сыртына сал —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..

Осталыгың, булганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың
Югалтма!..
Югалтма!..
Егет булсаң, шундый бул син,
Кулың уттай уйнап торсын —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..
Сабан туе бер генә, бер генә,
Он(ы)тылмасын гомергә, гомергә.
Уйна, җырла көне буе,
Уртага ук төшеп бие —
һоп!.. һоп-па!..
һоп!.. һоп-па!..