Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Рәйхан»

Татар халык җыры Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган? Аклы ситсы күлмәгеңнең
Таба алмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?! Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп;
Әй, гомерлек яр булсын, диеп,
Сине сөйдем тиң итеп.

Татар халык җыры

Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?

Аклы ситсы күлмәгеңнең
Таба алмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?!

Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп;
Әй, гомерлек яр булсын, диеп,
Сине сөйдем тиң итеп.