Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем;
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем. Урманнарга барган чакта
Адаштым юлларымны;
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны. Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсең;
Мин сагынсам, тәрәз/ә/ ачам,
Син җил булып исәрсең. Урманнарда йөргән чакта
Адаштым юлларымны.
Күңелем йомшап елармын дип
Бирмәдем кулларымны. Сикердем читтәннәрдән лә,
Йөгердем җитә алмадым.
Ни булды икән телләремә
Сау бул дип әйтә алмадым? Өй артындагы талларны
Яратмасаң кисәрсен шул.
Мин сагынып тәрәз ачсам
Син җил булып исәрсен. Урманнарда йөргәнем дә
Адаштым юлларымны да.
Күңелем йомшап елармын дип
Бирмәдем кулларымны. Йөгердем җитә алмадым ла,
Сикердем читтәннәрен дә.
Ни булды икән теллләремә
Сау бул дип әйтә алмадым? Өй артындагы талыңны
Яратмасаң кисәрсен лә.
Бик сагынсаң тәрәзен ач
Мин җил булып исәрмен.