Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемә утлар яктың —
Янам мин ялкынында. Төнбоеклы тирән күлдә
Тезелеп йөзә аккошлар.
Үсеп җиткәч, чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар. Бала чагым гөрләп үтте
Наласа кырларында.
Сагынуларым, сагышларым
Бу моңлы җырларымда. Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Янма дисәң ялкыны юк
Янамын ялкынында. Үткән чакта үткән идек
Тал тамырларлы кебек.
Үсеп җиткәч таралыштык
Кош балалары кебек. Лимон сары, чия кызыл
Була бит ул пешкәндә.
Өзелеп китеп ялганамын
Исләремә төшкәндә. Тәрәзәмдә сандугач
Уйнап китә сайрагач.
Үсеп җиткәч, чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар. Авылымнан киткән чакта
Күтәрелде томаннар.
Насыйп булса очрашырбыз
Сау булыгыз туганнар. Сыздырып гармун уйныйлар
Наласа кырларында.
Сагынуларым, сагышларым
Тик шушы җырларымда. Наласа күкләре йолдыз
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрен талганчы
Карыйсым калган икән. Үскән чакта, үскән идек
Тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч таралыштык
Кошлар балалары кебек. Түгәрәк күл өсләрендә (чикләрендә)