Илфат Дәүләтшин, Рәис Нәгыймов, Рөстәм Сәрвәров, Юлай Үзәнбаев көе, Шәмсия Җиһангирова сүзләре Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр. Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага. Елгаларның яры
Һаман парлы-парлы,
Көн — кояшы, төннең ае бар.
Парлыларны күреп,
Үзәкләрен өзеп,
Гомер итә аерым-аерылар. Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага. Бул син гел янында
Кайгылы чагында,
Шатлыгын да тигез бүлешеп.
Күзләренә карап,
Бер-береңне аңлап,
Гомерләр ит сөеп-сөешеп. Җаныңны канатып,
Каерма канатың,
Ташлама ярыңны, ташлама.
Синекеннән артык
Түгел кеше яры,
Үз канатың бирмә башкага.