Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Татарская песня «Авыл көе» (12 вариантов)

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын. Уйна тальян гармуныңны,
Телләре (лә) батмасын шул,
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын. Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә (лә);
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә. Уйна тальян гармуныңны,
Егетләр җырлап үтсен шул;
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен.
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен. Биек тауның башларында,
Ах, мин каеннар булсам.
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң. Аклы ситсы күлмәк алдым,
Бәйрәмдә киярмен дип.
Яшьләй күңелемне салдым,
Гомергә сөярмен дип. Агыйдел сулары кебек,
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсыган булмас инде. Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре. Кызарып кояш чыкканда,
Нурлар төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән
Оглавление

1. Татар халык көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.

Уйна тальян гармуныңны,
Телләре (лә) батмасын шул,
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.

Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә (лә);
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.

Уйна тальян гармуныңны,
Егетләр җырлап үтсен шул;
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен.
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен.

2. Рәис Сафиуллин көе, Татар халык сүзләре

Биек тауның башларында,
Ах, мин каеннар булсам.
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.

Аклы ситсы күлмәк алдым,
Бәйрәмдә киярмен дип.
Яшьләй күңелемне салдым,
Гомергә сөярмен дип.

Агыйдел сулары кебек,
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсыган булмас инде.

3. Татар халык җыры I

Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.

Кызарып кояш чыкканда,
Нурлар төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Урман буе салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез дип уйладым.

4. Татар халык җыры II

Биек тауларның башында,
Ах, мин каеннар булсам;
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.

Безнең янда салкын чишмә —
Гәрәбә эри торган;
Бер сандугач булсын икән
Арада йөри торган.

Ал дими күңелләрем,
Гөл дими күңелләрем;
Синнән башка бүтәннәрне
Теләми күңелләрем.

5. Татар халык җыры III

Абау, Алла, уф Алла,
Торган җирләрем кала.
Торган җирләрем жәл түгел,
Туып үскән җир кала.

Идел суын чыккан чакта
Җуйдым беләзегемне.
Китәрсең дә кайтмассың дип,
Өзмәгез үзәгемне.

Агыйделгә басма салдым
Тар булмаска чыгарга.
Бергә булган вакытларны
Исләреңнән чыгарма.

Өфеләргә барам әле,
Идел суы тәмлегә.
Бир кулыңны, мин дә бирәм,
Аерылмаска мәңгегә.

Аерылмаска, аерылмаска,
Аерылмаска мәңгегә.

-2

6. Татар халык җыры IV

Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым.

Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.

Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына.

Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.

Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен.

Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәкләрең.

Сандугачым, сайрап җибәр,
Талларың тамырлана.

Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.

Басу капкасын чыккач та
Күтәрелде томаннар.

Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.

7. Татар - Башкорт халык җыры I

Ак келәтнең ишегендә
Калды каеш дилбегән.
Калмады каеш дилбегән,
Калды туган илгенәм.

Ай-һай аккош, матур кош ла,
Күп әйләнмә җиргә төш.
Канат очына хат куям,
Илем кайда шунда төш.

Аклы ситса күлмәгемнең
Якаларын кем уйган?
Китәсем килеп китмимен,
Туган илдән кем туйган?

8. Татар - Башкорт халык җыры II

Һавалардан очып килә
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса күз алдымда
Кул биреп китүләре.

Исеңдәме киткән чакта,
Кулларыңны биргәнсең;
Моңсу карап күзләремә
Көт (тик), онытма дигәне.

Ишеп алдым салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Әйтер сүзем әйтә алмадым,
Каушырбыз (күршербез) дип уйладым.

9. Татар - Башкорт халык җыры III

Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.

Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Урман буе — салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.

10. Татар халык җыры V

Гөл бакчасына керәм дә,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге онытылмаслык булып
Калдың күңелләремдә.

Агыйделне йөзеп чыктып
Кулларыма гөл тотып (шул).
Бер минутта торып алмим
Син дустымны онытып.

Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән (шул).
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.

Гөл бакчасына керәм мин
Эзләргә гүзәлемне (шул).
Эзләмә табалмассың дип
Өзәлер үзәгемне.

11. Татар халык җыры VI

Карар инде,карар инде
Кара күзләре белән
Үзәгемне өзәр инде
Әйткән сүзләре белән

Гөлбачасына керәм дә
Эзлимен сөйгәнемне шул
Эзлимен сөйгәнемне
Эзләмә,табалмассың дип
Өзәләр үзәгемне

Тауга менәм,ташка басам
Су сибәм гөлләремә шул
Су сибәм гөләремә.
Мәңге онытылмаслык булып
Калдың күңелләремдә.

12. Халык җыры

Исеңдәме аеырылганда
Кулларыңны биргәнен.
Серле карап күзләремә
Көт, онытма дигәнен.

Киткәндәге күз карашың
Йөрәгемне яндырды.
«Саубул» дигән соңгы сүзең
Он(ы)тылмас хис калдырды.

Он(ы)тырлык түгел бәгырем,
Мәңге сине сөярмен.
Көннәр, айлар, еллар узар
Ә мин сагынып көтәрмен.