Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Туган як» (8 версий)

Туган якка юл тотамын
Туган як, туган як,
Иң гүзәл газиз якка
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка
Туган як, туган як.
Торып булмас көттереп
Туган як, туган як. Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә. Чәчәкләрнең ниндие юк
Туган як, туган як
Хуш исле аллы гөле
Туган як, туган як
Бу якларда һич кайда да
Туган як, туган як
Һич тиңнәр булмас төсле
Туган як, туган як Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә. Каенлыкта сайрый кошлар
Сайрый, сайрый кошлар
Бер туктамый өздереп
Өздереп, өздереп
Озакламый кайтырмын мин
Кайтырмын, кайтырмын
Торып булмас көттереп
Көттереп, көттереп. Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә. Кешене иленнән, йортыннан аерып,
Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән
Оглавление

1. Вәсилә Фәттахова репертуарыннан. Урал Рәшитов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре.

Туган якка юл тотамын
Туган як, туган як,
Иң гүзәл газиз якка
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка
Туган як, туган як.
Торып булмас көттереп
Туган як, туган як.

Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә.

Чәчәкләрнең ниндие юк
Туган як, туган як
Хуш исле аллы гөле
Туган як, туган як
Бу якларда һич кайда да
Туган як, туган як
Һич тиңнәр булмас төсле
Туган як, туган як

Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә.

Каенлыкта сайрый кошлар
Сайрый, сайрый кошлар
Бер туктамый өздереп
Өздереп, өздереп
Озакламый кайтырмын мин
Кайтырмын, кайтырмын
Торып булмас көттереп
Көттереп, көттереп.

Талпына күңел,
Талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә.

2. Илһам Шакиров репертуарыннан. Мансур Мозаффаров көе, Мөнир Мазунов сүзләре.

Кешене иленнән, йортыннан аерып,
Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән сагынмый торган чак?!
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы.
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!

Күрдем мин гомремдә күңелле якларны,
Яраткан җырларын ятладым.
Белмимен, никтер мин, бер киткәч, шул якка
Яңадан әйләнеп кайтмадым.
Тик сине, тик сине, тик сине, туган як,
Күңлемдә һәрвакыт сакладым.
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы.
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!

Анда да, тормышны гөл итеп бизәргә,
Хуш исле чәчәкләр аттылар.
Хезмәттә сусасаң, суларын эчәргә
Шифалы чишмәләр актылар.
Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа, туган як,
Иң кайнар хисләрем тарттылар.
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы.
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!

Шул икән иң изге бу туган туфракка
Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.
Шул икән көйдерә еракта торганда
Иң көчле сагыну аркылы.
Шуңадыр, шуңадыр, шуңадыр, ахрысы.
Йөрәгем һәрвакыт ярсулы!

3. Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарыннан. Наил Шәймарданов көе, Радик Хәкимҗанов сүзләре.

Оҗмахлар да кирәк түгел,
Туган якка җитми ул.
Еллар узган саен якын,
Күнелдән хич китми ул.

Йөрәкләрдә, хәтерләрдә
Туган як бит бер генә.
Кадерле дә, изге дә ул
Туып үскән җир генә.

Тәүге эзем калган монда,
Тәүге хисем табылган.
Ямьле сунын буйларында
Сөйгән ярым табылган.

Йөрәкләрдә, хәтерләрдә
Туган як бит бер генә.
Кадерле дә, изге дә ул
Туып үскән җир генә.

Чит якларда күнел китек,
Бәхет тулы булмый ул.
Кояшы да сүрәнерәк
Язлары да соңлый ул.

Йөрәкләрдә, хәтерләрдә
Туган як бит бер генә.
Кадерле дә, изге дә ул
Туып үскән җир генә.

4. Артур Туктаголов репертуарыннан. Артур Туктаголов көе, Әсхәр Кәшфуллин сүзләре.

Әй, туган як, туган як,
Дус-туганнар торган як.
Сандугачлар сайравына,
Мили моңга тулган як.

Әй, туган як, туган як,
Ил кайгысын күргән як.
Гөл чәчәкле болыннары,
Хуш исләргә тулган як.

Әй, туган як, туган якта,
Шаулап иген үскән як.
Изге җирен, матурлыгын,
Саклап калган туган як.

Әй, туган як, туган як,
Ил кайгысын күргән як.
Гөл чәчәкле болыннары,
Хуш исләргә тулган як.

Әй, туган як, туган якта,
Нәфислеккә тулган як.
Әткәм-әнкәм телләрендә,
Җыр яңгырап торган як.

Әй, туган як, туган як,
Ил кайгысын күргән як.
Гөл чәчәкле болыннары,
Хуш исләргә тулган як.

5. Юлай Моратов көе, Рамил Чурагулов сүзләре.

Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.

Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.

Шәһәрләрнең авыр, тынчу һавасы.
Таш капчыкта теләмимен каласы.
Читлектәге бер кош сыман җырым да…
Җырым кирәк туып үскән җиремдә.

Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.

Киселгәннәр агачларның башлары.
Тамырларын басып киткән ташлары.
Сезнең язмыш — безнең язмыш, агачлар —
Авылларны сагынып торган якташлар.

Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.
Тәнем монда, җаным синдә
Гармун моңлы, матур җырлы —
Туган як!

6. Эльвира Хаматнурова көе, Гөл Мирһади сүзләре.

Чәчкәләр җыйганда
Хәтфәдәй тугайда
Тургайларның җырын тыңладым
Күңелем тулганга,
Көй таныш булганга
Аларга кушылып җырладым

Кадерле туган як,
Сөекле туган як,
Уятасың җырлар күңелемдә.
Кадерле туган як,
Сөекле туган як
Һәрвакыт йөрәгем түрендә.

Хуш исле болонда
Әсәреп уенга
Колыннардай уйнап туймадым.
Сокланып киңлеккә,
Рәхәттә, иректә
Җырлаган күңлемне тыймадым.

Кадерле туган як,
Сөекле туган як,
Уятасың җырлар күңелемдә.
Кадерле туган як,
Сөекле туган як
Һәрвакыт йөрәгем түрендә.

Кайтырмын сагынып,
Кошлардай талпынып,
Китсәм еракларга илемнән.
Һичкайчан җырлың,
Таныш көй-моңнарың
Җуелмас сагышлы күңлемнән.

Кадерле туган як,
Сөекле туган як,
Уятасың җырлар күңелемдә.
Кадерле туган як,
Сөекле туган як
Һәрвакыт йөрәгем түрендә.

7. Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре.

Челтерәп ага чишмәләрең,
Җиләккә бай урманнарың.
Читкә китсәм, сагындыра
Яшел хәтфә болыннарың.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

Калган синең урамыңда
Бала чакта тәүге эзләр.
Сине сагынып үтә күпме
Ямьле язлар, моңсу көзләр.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

Алда гомерләр барында
Кайтырмын сиңа яңадан.
Салмак гына узармын мин
Күптән таныш сукмаклардан.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

8. Илгиз Баязитов көе, Гариф Ахунов сүзләре.

И туган як, туган як,
Җанга газиз булган як.
Туып үстем, Тукай күк,
Җылытты тик туган як.

Исән чакта кайтып калыйм,
Күз йомылгач — кайталмам.
Мин бит синең үз балаң, дип,
Әйтәлмам мин, әйтәлмам.

Арчаларга кайтам әле,
Арча юллары такыр,
Безнең эшләр, еллар узгач,
Туган якларга кайтыр.