Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска;
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең;
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең? Бик сагынсаң, бик саргайсаң, / Әгәр мине бик сагынсаң, /
Йөрәккәең тынмаса,
Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска. Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде Донбасска;
Мин китәм инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска. Шахтер егет күмер кисә,
Кемнәр ала исәбен?
Гомерем бетеп, таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем. Шахтер кия шапкасын,
Кулына ала лампасын;
Көннәр буе җир астында
Күрми дөнья яктысын. Шахтер егет ятып йоклый,
Одеялын ябынып;
Төннәр буе йоклый алмый,
Туган илен сагынып. Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска шул;
Миндә карап (уйлап) торам әле
Шул казлардан калмаска. Сусадым, сулар тапмадым
Үзем су уйларымда да.
Гомеремнең буйларында
Булырсың уйларымда. Аргы яктан, бирге якка
Кемнәр күпер салганнар шул?
Без аерылдык та сайргайдык,
Саргаймасын калганнар. Китәм инде, китәм инде