Найти в Дзене

Текст татарской песни «Миләшләрем» (2 версии)

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне. Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем. Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?! Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем. Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә. Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем. Миләшләргә кызыл төшкән,
Ялкын уты җанга күчкән.
Әллә нәрсә булган минем күңелемә.
Миләш кебек утта янып,
Күзләреңнән җылы алып,
Гашыйк булып йөрим әле
Мин үзеңә. Миләшләрем уттай дөрли,
Алар серен беркем белми,
Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне.
Кочагыма сине алып,
Яннарыңда мәңге калып,
Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне. Миләшләр дә гашыйк бугай,
Гүзәл булмас иде болай,
Тәлгәшләрен үбеп ала җилләр килеп.
Йөрәк ярсый, ничек түзәр,
Каян табыйм икән сүзләр
Җ
Оглавление

1. Зөфәр Хәйретдинов көе, Мөдәррис Шакиров сүзләре

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

2. Дилүс Шәйхразиев көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре

Миләшләргә кызыл төшкән,
Ялкын уты җанга күчкән.
Әллә нәрсә булган минем күңелемә.
Миләш кебек утта янып,
Күзләреңнән җылы алып,
Гашыйк булып йөрим әле
Мин үзеңә.

Миләшләрем уттай дөрли,
Алар серен беркем белми,
Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне.
Кочагыма сине алып,
Яннарыңда мәңге калып,
Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне.

Миләшләр дә гашыйк бугай,
Гүзәл булмас иде болай,
Тәлгәшләрен үбеп ала җилләр килеп.
Йөрәк ярсый, ничек түзәр,
Каян табыйм икән сүзләр
Җанда булган хисләремне
Җиткерерлек.

Миләшләрем уттай дөрли,
Алар серен беркем белми,
Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне.
Кочагыма сине алып,
Яннарыңда мәңге калып,
Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне.

Миләшләрем уттай дөрли,
Алар серен беркем белми,
Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне.
Кочагыма сине алып,
Яннарыңда мәңге калып,
Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне.
Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне…