Янгын сүндерү машинасын йөртүче Ильяр Гыймаев лаеклы ялга чыккач та игелекле хезмәтенә кире кайта. «Үскән чакта күпчелек әтием янында булып, машина карарга, ремонтлашырга булыша идем. Аның үрнәгендә шофер булырга хыялландым», — дип сүзен башлады гәзитебез кунагы.
Балачактан ук әтисе янында бөтерелеп йөргән Ильярның һөнәри язмышы шулай алдан билгеләнгән, күрәсең. Хәрби комиссариат юлламасы буенча үзе теләгән белгечлекне үзләштерә ул. Армиядә ике ел шофер булып хезмәт итеп, тәҗрибә туплап кайта. Аннан соң 14 ел Алабакүл кирпеч заводында үз һөнәре буенча эшли.
2007 елда Ильяр Гыймаев Октябрьскийның элеккеге 101нче янгын частенә водитель булып урнаша. Бер елдан соң 38нче янгын-коткару частенә күчә. Һөнәр нечкәлекләренә башта эш урынында төшендерәләр. Аннары ул, Уфада махсус курслар тәмамлап, янгын автомобилен йөртү инструкторы белгечлеген үзләштерә.
— Беренче тапкыр янгын сүндерүгә баруыгызны хәтерлисезме?
— Әйе. Чүп контейнерында янгын чыккан иде. Безнең частьтән якында гына булып чыкты