Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне: егетләргә изге теләкләр

Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш кысаларында бүген Яшьләр сараенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде. Чарада агымдагы елда армия сафларына китәчәк егетләр, якын киләчәктә хәрби хезмәткә алыначак яшьләр, әти-әниләр чакырылды. Шәһәр хакимияте эшләре идарәчесе Нияз Хисамов, шәһәренең хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби бурычка әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Владимир Бермишев, отставкадагы полковник Русия офицерлары союзы әгъзасы Альбирт Шәйморатов, имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Изге Троица храмы настоятеле, Константин атакай хәер-фатыйхаларын бирде. Алар егетләрне лаеклы хезмәт итәргә, командирларны тыңларга, боерыкларны төгәл үтәргә, әти-әниләрнең, туган шәһәрләренең йөзенә кызыллык китермәскә өндәде. Бөек Ватан сугышы ветераннары Иван Сергеевич Комендатов һәм Геннадий Кузьмич Шариков та Ватан сагына китүче яшь хәрбиләрнең ата-бабаларына ышанычлы алмаш булып үсеп җитүләренә һәм Октябрьскийга көчле рухлы шәхесләр булып әйләнеп ка

Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш кысаларында бүген Яшьләр сараенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде.

Чарада агымдагы елда армия сафларына китәчәк егетләр, якын киләчәктә хәрби хезмәткә алыначак яшьләр, әти-әниләр чакырылды.

Шәһәр хакимияте эшләре идарәчесе Нияз Хисамов, шәһәренең хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби бурычка әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Владимир Бермишев, отставкадагы полковник Русия офицерлары союзы әгъзасы Альбирт Шәйморатов, имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Изге Троица храмы настоятеле, Константин атакай хәер-фатыйхаларын бирде. Алар егетләрне лаеклы хезмәт итәргә, командирларны тыңларга, боерыкларны төгәл үтәргә, әти-әниләрнең, туган шәһәрләренең йөзенә кызыллык китермәскә өндәде.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Иван Сергеевич Комендатов һәм Геннадий Кузьмич Шариков та Ватан сагына китүче яшь хәрбиләрнең ата-бабаларына ышанычлы алмаш булып үсеп җитүләренә һәм Октябрьскийга көчле рухлы шәхесләр булып әйләнеп кайтуларына зур өмет баглауларын белдергән. Бу хакта ил аксакаллары әзерләгән наказлар залда утырган егетләргә шәхсән тапшырылды.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне җыр-моң белән үрелеп барды.