Губкин исемендәге скверда барган үзгәрешләрне шәһәр халкы инде бүгеннән үк сизә «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча шәһәрдә берничә объект төзекләндерелә. Шуларның берсе — Губкин исемендәге сквер.
Биредә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Иске плитәләр һәм бордюрлар инде сүтеп алынган. Һәйкәлне урнаштыру өчен яңа, ышанычлы нигез әзерләнгән. Без барганда, дистәгә якын кеше брусчатка өчен аслык әзерли, яңа бордюрлар урнаштыра, кайберләре электр яктырткычлары өчен тимерчыбык суза иде. Эшчеләрнең күңелле ыгы‑зыгысы, техника тавышы — барысы да скверның тиздән яңа сулыш алачагын искәртә.
Булачак ял урынының проекты чыннан да сокландыргыч. Паспорт буенча, скверда ап‑ак плитка түшәлгән җәяүлеләр юлы, уртада — чәчәк клумбасы, ян якларда — утыргычлар. Алга таба скверда урам сәгате урнаштырылачак, ә Губкин бюсты үз урынына кайтарылачак. Шулай ук, әлегә каплап куелган фонтан да шәһәр халкын сөендереп, эшләп торыр дип