Районыбыздан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк юлга кузгалды. Гуманитар йөкне билгеләнгән урынга илтүдә волонтер Рамил Әглиуллин командасы белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов шәхсән үзе катнаша. Бу юлы егетләребезгә КамАЗ һәм Нива машиналары, төзлеш материаллары, солдатлар өчен иң беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, шәхси гигиена әсбаплары, көнкүреш әйберләре, азык-төлек тупланмалары, техникага кирәкле запчастьлар, исемле посылкалар һәм башка күп төрле ярдәм алып баралар. Изге эштә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
Балтач махсус хәрби операция зонасына кабат гуманитар ярдәм озатты
2 дня назад2 дня назад
~1 мин