Җырлаткан, биеткән, елаткан һәм моңландырган бу концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хәер, әлеге коллективның һәр концерты мактауга лаек. Номерларның бер-берсен тулыландыруы дисеңме, тематиканы ачып бирүләре – һәммәсе дә тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Район мәдәният бүлеге итәкчесе Илназ Петров районда талантлы балаларның күп булуына, мәдәнияткә-сәнгатькә тартылып яшәүләренә соклануын белдерде, мәктәп директоры исә Миләүшә Кадыйрова укытучыларга, балаларга рәхмәтен белдерде. Күп фотолар сылтама аша: https://baltaci.ru/news/madaniiat/baltac-balalar-sangat-maktabene-iat-koncerty-buldy