: Татарстанда кешеләргә һөҗүм иткән йортсыз хайваннарны нишләтергә икәнен хәл иттеләр Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибе расланды. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип хәбәр итә Татар-Информ. Документ нигезендә, аерым режим ике очракта кертелә ала: хайваннар арасында куркыныч авырулар таралу куркынычы булганда сукбай хайван кеше сәламәтлегенә зыян китергән очракта. Муниципаль хакимиятләр бу турыда Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итә. Режим үзе карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Әгәр сүз кешегә һөҗүм турында бара икән, режим булган хәл турында белгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш. Режим кертелгән территориядә, стерильләштерелгәннәрне һәм тамгалары булганнарны да кертеп, йортсыз хайваннарны аулау үткәрелә. Терлекләрне вакытлыча тоту пунктларына тапшыралар. Әгәр 20 календарь көн эчендә хуҗасы табылмаса, хайван үтерелергә тиеш. Вакытлыча тот