Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Нәселем силсиләсе Дәү әти – безнең өчен эталон!

Татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия – «Башмагым» либреттосының авторы Таҗи Гыйззәт барлыгы 37 сәхнә әсәре иҗат иткән. Алар хәзер дә татар сәхнәләрендә уйнала. Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәтова белән нәселләре силсиләсен барладык. Гөлнар ханым – озак еллар Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле фәнен укыткан һәм хәзер дә педагоглык хезмәтен ташламаган остаз. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Дәү әти Таҗи Гыйззәт артист, драматург кына түгел, ә укытучы булып та эшләгән. Нәселебездә дә педагоглар шактый. Ә болай ике як нәселдә дә укытучылар күп. Дәү әти ягыннан апаларым да – педагоглар. Таҗи Гыйззәтнең язучылык сәләте кечкенәдән үзен сиздергән. Кызларга атап язган хатлары авылда бик популяр саналган. Шуңа күрә егетләр аңардан сөйгәннәренә мәхәббәт хатлары яздырта. Ә Сабан туе бәйрәмнәрендә мәйданга көрәшергә чыгарга яраткан. Чабата туку сәләтен, драматург булгач та, авылга кунакка кайткан чакларында исенә төшергәләгән. Гомумән, авыл тормышын, хезмәтен ул якын итә. Дәү ә

Татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия – «Башмагым» либреттосының авторы Таҗи Гыйззәт барлыгы 37 сәхнә әсәре иҗат иткән. Алар хәзер дә татар сәхнәләрендә уйнала.

Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәтова белән нәселләре силсиләсен барладык. Гөлнар ханым – озак еллар Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле фәнен укыткан һәм хәзер дә педагоглык хезмәтен ташламаган остаз.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Дәү әти Таҗи Гыйззәт артист, драматург кына түгел, ә укытучы булып та эшләгән. Нәселебездә дә педагоглар шактый. Ә болай ике як нәселдә дә укытучылар күп. Дәү әти ягыннан апаларым да – педагоглар. Таҗи Гыйззәтнең язучылык сәләте кечкенәдән үзен сиздергән. Кызларга атап язган хатлары авылда бик популяр саналган. Шуңа күрә егетләр аңардан сөйгәннәренә мәхәббәт хатлары яздырта. Ә Сабан туе бәйрәмнәрендә мәйданга көрәшергә чыгарга яраткан. Чабата туку сәләтен, драматург булгач та, авылга кунакка кайткан чакларында исенә төшергәләгән. Гомумән, авыл тормышын, хезмәтен ул якын итә. Дәү әтинең өч улы була. Олысы – Үзбәк, Бөек Ватан сугышында танкта янып үлгән, ул чагында аңа нибары 17–18 яшь кенә була. Сугышка алсыннар өчен, яшен олырак күрсәткән. Уртанчысы – Казбек абый, фәлсәфә фәннәре докторы. Ул миңа әтием шикелле якын, чөнки без озак еллар бер фатирда яшәдек. Аның кызлары, туганнан туган ике апам да миңа үз апаларым кебек. Дәү әни Мәликә безне бик тәртиптә тота иде.

Кызганыч ки, дәү әтине үз күзләрем белән күрә алмадым. Ул 1955 елны вафат була, ә мин 1961 елда дөньяга аваз салганмын. Кечкенәдән дәү әни тәрбиясендә булдым. Таҗи дәү әтиебез турында кызыклы да, гыйбрәтле мәгълүматларны без аңардан ишетеп үстек. Таләпчән һәм намуслыгына басым ясаганын хәтерлим. Иртән репетициягә чыгып киткән, кичен спектакль, ә төннәрен гел язып утырган.

Таҗи белән Мәликә 1922 елда театрда танышканнар, дәү әти – артист, ә дәү әни баш суфлёр булган. Дәү әни соңгы елларында сеңлесе белән яшәде. Әминә апабыз да якын иде безгә. Дәү әниләргә һәрвакыт күп артистлар килә торган иде. Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Касыйм Шамил һ.б. Алар минем күңелемдә матур, затлы киенүләре белән истә калды. Дәү әни халык әсәрләрен җырлый торган иде. Ул җырлар әле күңелемдә саклана.

Кызганыч, безнең хәзерге көнгә кадәр үз нәсел шәҗәрәбез юк... Дәү әни үзе Ульяновск шәһәреннән. Аның әнисе Казанга килгәндә, балалар аны «Пароход әби» дип йөрткән, чөнки кунакка пароходта утырып килә торган булган. Бабайның архивы Татарстан Милли музеена тапшырылган. Казбек абый күп еллар дәү әтинең мирасын туплады һәм китаплар да әзерләп чыгарды. Дәү әти – безнең өчен һәрчак эталон.

Оясында ни күрсә...

Дәү әни тәрбиясендә үскәндә, ул безгә яттан төрледән-төрле шигырьләр укый иде. Сугыш вакытында гаиләне ач итмәс өчен теккән, бәйләгәнен беләм. Ул һөнәрләрен миңа да өйрәтеп калдырды. Дәү әни пешергән чәкчәкләрнең тәмлелеге! Хәзер андыйларны пешерә дә белмим. Аш-суга бик оста иде. Кияүгә чыккач та, каенанама дәү әни турында сөйли идем, чөнки ул минем шәхес булып формалашуда зур урын тотты. (Артист булуымны тели иде.) Мин укыганда, Казанда татар мәктәпләре юк иде бит. Татар мәктәбендә укыган булсам, бәлкем мин дә дәү әти шикелле театр сәнгатенә якынрак булыр идем. Сәнгать минем тормышымда һәрвакыт янәшә.

Дәү әни өйрәткән һөнәрләремнең дә кирәге чыкты, мин хәзер хосусый мәктәпләрдә татар теле һәм технология фәннәрен укытам. Театрга апаларым белән җыелып барабыз, Таҗи Гыйззәт әсәрләрен караганда, без бәләкәй чагында дәү әнидән ишеткән канатлы гыйбарәләрне ишетеп, күңелләребез тулып китә... «Син дигәндә, аяк идәндә», – дигән сымак әйтемнәр күңелебезгә май булып ята инде. Уртанчы апабыз Гөлназны Сара Садыйкова пианинода уйнарга өйрәтте. Гомумән, безнең балачак бик күңелле һәм бик бәхетле узды. Дәү әнинең иске буфетында без балаларына һәрвакыт ниндидер «тәмлүшкәсе» була торган иде. Хәзер инде ул буфет дәү әтинең Әгерҗе районындагы музеенда тора.

Атаның сүзе –

акылның үзе

Әтием Рубин – инженер-конструктор һөнәрен үзләштергән кеше. Аның уйлап табу сәләте көчле иде, патентлары да шактый. Электрониканы барлыкка китерүнең нигезендә торган кеше. Кәрәзле телефоннар турында күп сөйләде, аның ни рәвешле булачагын ул чагында аңламый да идек. Радиоэлектроника белән нык кызыксынды. Әти шулай ук фани дөньядан бик иртә, 2003 елны ук китте. Җырлар, шигырьләр яза иде. Пианинода үзлегеннән уйнарга өйрәнгән. Кино карап кайтканнан соң, «Шул кинодагы көйләрне утырып уйнап та җибәрә торган иде», – дип, әнинең сөйләгәне хәтердә. 6 яшендә ул пьеса язган. Баш геройлары – Зеркан белән Геркан. Дәү әтидән күреп, пьеса формасын да дөрес итеп язып куйган була. Мәсәлән, «пәрдә ачыла, сәхнә артында тавыш, катнашалар» дигәндәй. Әтисенең улына йогынтысы шулкадәр көчле булган. Минем чыгарылыш кичәсенә дә аның сценарий язганы истә.

Ата йөрәге – таудан өлкән,

ана йөрәге диңгездән тирән

Әнием – Җәүһәр, Сембер (Ульяновск) кызы. Арабыздан киткәненә ел ярым вакыт узды. Әти белән Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә танышканнар. Әни гомер буе КХТИда лаборатория мөдире булып эшләде. Аның әнисе Оркыя Чүпрәле ягыннан. Ул бәетләр чыгарырга маһир, озын көйләрне оста башкара торган иде. Сәгыйть бабабыз озын гомерле булды.

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Ирем тарих фәннәре докторы – Рөстәм Циунчук. Каенанам – татар, каенатам – белорус. Алар – шулай ук тарихчы-педагоглар. Ирем белән университетта укыганда таныштык. Рөстәм ул вакытта аспирант иде инде. Минем татарның күренекле драматургы оныгы икәнемне, әлбәттә, ул чагында белми иде әле. Ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

Таҗи бабайның өч оныгы да – кызлар; Гүзәл Гыйззәтова(филология фәннәре докторы), Гөлназ Гыйззәтова (фәлсәфә фәннәре кандидаты) һәм мин Гөлнар. Без өчебез дә, кияүгә чыкканда, үз фамилиябездә калдык. Мәрхүм дәү әни: «Үсеп буй җиткәч, кияүгә чыкканда, ирләрегез каршы булмаса, үз фамилиягездә калырга тырышыгыз, дәү әтиегезнең төсе итеп...» – дигән иде. Чөнки без өч кызда Гыйззәт фамилиясе төгәлләнә...

Балалы өйдә гайбәт булмас

Ике улыбыз да үз юлларын табып яши. Олы улыбыз – Тимур. Ул шулкадәр минем әтигә охшаган. Кыяфәте белән генә түгел, ә уйлап табу сәләте ягыннан да. Иҗади кеше, финанс-икътисад белгечлеге буенча белем алды. Ике ел Америкада магистрлыкка укыды. Кайткач, һөнәре буенча банкта эшләп алды да хәзер инде Иннополиста хезмәт куя. Берничә елдан бирле хоббие бар: «Волжская тропа» проектын уйлап тапты. Идел буе буйлап маршрутлар буенча үзе дә йөртә. Йөзәр километр җәяүләп сәяхәт итәләр. Аның өч баласы бар: Теодор, Леон, Теона.

Икенче улыбыз – Марат, Мәскәүдә математика фәне укыта. Татарча иркен сөйләшә. Кече улыбыз татарча бик матур итеп җырлый. Нәсел тарихы белән кызыксына, ерак туганнарыбызның каберләрен дә эзләп тапты. Атаклы бабасы Гыйззәтнең лаеклы дәвамчысы булуына өметләнәм һәм ышанам.