Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Татар мәгърифәтчеләре Габдулла Тукай турында кызыклы 10 факт

Апрель бөек Тукаебыз язмышында аерым урын биләп тора. 26 апрельдә дөньяга аваз сала, төрле шәһәрләргә сәяхәтләре дә нигездә әлеге айда уза. Бакыйлыкка да шагыйрь апрельдә күчә... Быел ХХ гасырның күренекле вәкиле Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Тәкъдире халык язмышын хәтерләткән әдипнең мәгариф, агарту эшендә дә байтак гамәлләр башкарганлыгын беләбез. Яңа татар поэзиясенә һәм татар әдәби теленә нигез салуыннан тыш, ул балалар әдәбиятын үстергән, дәреслекләр әзерләүгә, бихисап әсәрләр иҗат итүгә көч куйган, рус әдипләренең әсәрләрен тәрҗемә иткән, өстәвенә фольклорны туплау һәм тарату юнәлешендә дә хезмәт куйган. Халык җырларын җыю буенча саллы хезмәт башкарган. «Халык моңнары» дигән китабына 30 га якын җыр туплап бастырган. Тукай милли мирасның аерылгысыз өлешенә һәм татар әдәбиятының байлыгына, буыннар өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы символына әверелде. 1. Дүрт яшеннән тома ятим Казан өязе Арча волостеның Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә 1886 елда т

Апрель бөек Тукаебыз язмышында аерым урын биләп тора. 26 апрельдә дөньяга аваз сала, төрле шәһәрләргә сәяхәтләре дә нигездә әлеге айда уза. Бакыйлыкка да шагыйрь апрельдә күчә...

Быел ХХ гасырның күренекле вәкиле Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Тәкъдире халык язмышын хәтерләткән әдипнең мәгариф, агарту эшендә дә байтак гамәлләр башкарганлыгын беләбез. Яңа татар поэзиясенә һәм татар әдәби теленә нигез салуыннан тыш, ул балалар әдәбиятын үстергән, дәреслекләр әзерләүгә, бихисап әсәрләр иҗат итүгә көч куйган, рус әдипләренең әсәрләрен тәрҗемә иткән, өстәвенә фольклорны туплау һәм тарату юнәлешендә дә хезмәт куйган. Халык җырларын җыю буенча саллы хезмәт башкарган. «Халык моңнары» дигән китабына 30 га якын җыр туплап бастырган. Тукай милли мирасның аерылгысыз өлешенә һәм татар әдәбиятының байлыгына, буыннар өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы символына әверелде.

1. Дүрт яшеннән тома ятим

Казан өязе Арча волостеның Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә 1886 елда туа. Сабыйга 4 ай чамасында әтисе якты дөньядан китеп бара. Тукайга кадәр әтисенең ике баласы булган. Әнисе Бибимәмдүдә исә баласына дүрт яшь чакта вафат була. Ятим Апушка үз гомерендә алты гаилә алыштырырга туры килә. 9 яшендә аны Җаек шәһәренә апаларына алып китәләр.

2. Шәрифә карчык чынында булганмы?

Тукайчы галим Зөфәр Рәмиев мәгълүматларына караганда, бу карчыкның исеме Шәрифелҗамал Бикмөхәммәд кызы булуы ихтимал һәм ул метрика кенәгәләре буенча 1895 елның 17 ноябрендә Кушлавыч авылында 77 яшендә бакыйлыкка күчкән. Тукай әлеге образны авылдашлары авызыннан гына ишетеп язган. Һәм ул заманда искелекне тәнкыйтьләү модасы булганлыктан, татар әбисен дә кимсетеп күрсәтү алымын кулланган булуы бик ихтимал.

3. «Мәгърифәт нуры ачар»

Шигырьләрендә мәгърифәтчелек идеяләре алга сөрелә. «Эш беткәч уйнарга ярый», «Сабыйга», «Баскыч», «Су анасы» һ.б әсәрләрендә балалар теле, сабыйларча образлы фикерләү аркылы шагыйрь дидактик идеяләр уздыра, тәрбия, аң-белемгә дан җырлый.

4. Эрудит шагыйрь

Балачактан гыйлемгә омтылган. Кырлай мәдрәсәсендә укыганда ук, үзен зиһенле бала буларак таныта. Сабакта алдынгы шәкертне башка кайтышрак балаларны укытырга да куйганнар. Югары белеме булмаса да,Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен камил белгән. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит», – дип язган ул 1911 елда дусты Сәгыйть Рәмиевкә.

5. Беренче дәреслек-хрестоматия төзи

ХХ гасыр башы мәгърифәт системасында яңа дәреслекләр төзү иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булган. Мәдрәсәләрдә татар теле һәм әдәбияты укытыла башлагач, әлеге әһәмиятле эшкә, иң алдынгы әдипләр, җиң сызганып, эшкә керешә. Галимҗан Ибраһимовның «Татар сарыфы» (Татар морфологиясе) һәм «Татар нәхүе» әсбаплары билгеле. Габдулла Тукай исә әдәбиятка өстенлек бирә һәм төрледән-төрле мәҗмуга-хрестоматияләр әзерли. «Энҗе бөртекләре» (1909) җыентыгында рус мәсәлчесе Крыловның әсәрләре һәм госманлы әдәбиятыннан кыска-кыска хикәяләр татар теленә аударылып тәкъдим ителгән. Соңрак ул баетылып һәм тулыланып, «Яңа кыйраәт» исеме белән басыла.

1911 елда «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дип атала торган беренче дәреслек-хрестоматия төзеп чыгара. Әлеге әсбапта шул чорның иң лаеклы, оста язылган әсәрләре бирелгән һәм ни гаҗәп ике әсәрнең берсе – Габдулла Тукай шигыре. Соңрак Галимҗан Ибраһимов, тәнкыйть сүзен белдереп, «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» язмасы белән чыгыш ясый.

6. Имза-тәхәллүсләре

«Биик усал», «Догачы», «Болгар», «Шәп кеше», «Каз», «Шүрәле» һ.б. Тукай иң күп псевдоним куеп язган әдиптер,мөгаен. Галимнәребез аның якынча 67 имза-тәхәллүсе булганлыгын күрсәтә. Алар ачык һәм яшереннәргә бүленә. «Тиктормас», «Тиле», «Туңучы», «Фәйләсүф», «Хәсрәт» һ.б. яшереннәренә керә.

7. Тукай – иң кыйммәт бәяләнгән язучы

Үз заманында Тукай иң популяр һәм иң күп гонорар алучы шагыйрь була. Ул бер юл өчен 50 тиен алган. Бу сумма ул вакытта җиһазландырылган бүлмәне тәүлек буе арендага алырга мөмкинлек биргән. Әмма Тукайның акча тота белмәгәнен чордашлары үз истәлекләрендә еш телгә ала.

Җәмгысы 8 еллык иҗат дәверендә 400 дән артык шигырь, 10 га якын поэма, 350 чәчмә әсәр һәм истәлекләр язып калдырган. Үзе исән чагында 46 китабы дөнья күргән.

Тукай, вафат булу алдыннан, наширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен тотарга дип васыять итә. «Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячелек җәмгыяте, вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә, сәләтле балалар өчен һәркайсы 100 әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра», – дип яза Ибраһим Нуруллин.

8. Үлеме

Тукайның вакытсыз вафаты төрки халыкта шактый зур вакыйгага әверелә. Шул чорда чыккан газета-журналлар шагыйрьнең әсәрләре, некролог һәм аның турындагы истәлекләре белән шыплап тулган була. Бу көнне мәдрәсәләрдә укытуларны туктаталар, нәшриятлар, китап кибетләре ябыла. Завод-фабрикаларда эш сәгате кыскартыла. Чәчәк кибетләрендә чәчәкләр сатылып бетә. Шул чор эшкуарлары да Тукай үлеменнән файда күреп калырга ашыга: Тукай фотосы, аның исеме белән конфет, сабын, сагынмаклык, ягъни сувенирлар һ.б. сату оештырыла.

9. Вафатыннан соң битлек ясатылган беренче татар

Тукайның йөрәге туктагач, дуслары шагыйрьнең битлеген эшләтә. Моңарчы андый күренеш татарга ят саналган. Татарның рухи яңарышы булган ХХ гасыр башы символын әнә шулай да мәңгеләштерергә карар кылына һәм беренчесе Тукай була. Ул – битлеге ясатылган беренче татар. Битлекне Казан Император университетының медицина факультеты студентлары алган.

10. Иҗатының тәрҗемә ителүе

Ахматова, Тарковский, Сельвинский, Маршак, Бродский, Липкин, Липскеров, Моран һ.б. Тукайның аерым әсәрләрен тәрҗемә иткән булса да, әдипнең барча мәгълүм булган әсәрләрен (шул җөмләдән, проза һәм публицистикага караганнарын да) үз эченә туплаган рус телендә әзерләнгән басма юк иде әле. Быел шагыйрьнең 140 еллыгына андый саллы хезмәт басылды. Проектның җитәкчесе – галим Марсель Ибраһимов.