Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Татар мәгърифәтчеләре Шиһаб Әхмәров турында кызыклы 10 факт

Мәгърифәтче, педагог, нашир, мөхәррир Шиһабетдин Әхмәров – татар сәнгате һәм мәгарифе дөньясында дан казанган шәхес. 1882 елда хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Задур авылында дөньяга аваз салган. Мәдрәсәләрдә белем алганнан соң, үзе дә бик иртә мөгаллимлеккә күчә. Гыйлеме, хезмәт сөючәнлеге һәм алдан фаразлый белүе белән замандашларыннан аерылып торган. 1. Педагог, дәреслекләр авторы Укытучылык эшен Әлмәт шәһәрендә башлый. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә заманча, дөньяви дәреслек-әсбаплар юклыгына борчылып кына калмый, үзе әлеге бушлыкны тутырырга алына. 1908–1909 елларда ике кисәктән торган «Мөнтәхаб әлифба» дәреслеге әзерли. Үз заманында оста оештыручы, җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. Данлыклы Шәрык клубында балаларга тәрбия бирү, аларны мәдәни, зәвык ягыннан агарту мәсьәләсен кузгата. Биредә балаларга кичәләр оештырырга кирәген әйтә. 1912 елның 16 февралендә 260 татар баласы катнашында Шәрык клубында беренче шундый кичә уза. 2. Салих Сәйдәшевнең остазы Салих Сәйдәшевнең музыкал

Мәгърифәтче, педагог, нашир, мөхәррир Шиһабетдин Әхмәров – татар сәнгате һәм мәгарифе дөньясында дан казанган шәхес. 1882 елда хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Задур авылында дөньяга аваз салган. Мәдрәсәләрдә белем алганнан соң, үзе дә бик иртә мөгаллимлеккә күчә. Гыйлеме, хезмәт сөючәнлеге һәм алдан фаразлый белүе белән замандашларыннан аерылып торган.

1. Педагог, дәреслекләр авторы

Укытучылык эшен Әлмәт шәһәрендә башлый. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә заманча, дөньяви дәреслек-әсбаплар юклыгына борчылып кына калмый, үзе әлеге бушлыкны тутырырга алына. 1908–1909 елларда ике кисәктән торган «Мөнтәхаб әлифба» дәреслеге әзерли. Үз заманында оста оештыручы, җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. Данлыклы Шәрык клубында балаларга тәрбия бирү, аларны мәдәни, зәвык ягыннан агарту мәсьәләсен кузгата. Биредә балаларга кичәләр оештырырга кирәген әйтә. 1912 елның 16 февралендә 260 татар баласы катнашында Шәрык клубында беренче шундый кичә уза.

2. Салих Сәйдәшевнең остазы

Салих Сәйдәшевнең музыкаль сәләтен аңлаган һәм аны тиешле юлга юнәлдергән беренче кеше. 1912 елда бертуган апасы Әминә Сәйдәшевага өйләнә. Аның әтисен алмаштырган икенче тәрбиячесе, остазы. Кечкенә Салихка музыка укыту өчен, ул Заһидулла Яруллинны чакырта. Шиһаб Әхмәров: «Салихның зур сәләтен күреп, без аны гадәттә балаларга йөкләнә торган вак-төяк хуҗалык эшләреннән азат иттек һәм, мөмкин булганча, өйдә музыка белән шөгыльләнү өчен бөтен шартларны тудырдык. Шул чакта мин танышымнан бик кыйммәтле булмаган инструмент – пианино яки рояль табуын сорадым... «Шредер» фирмасының өр-яңа пианиносы пәйда булды. Өйдә махсус, искиткеч инструментның пәйда булуы Салихны бик шатландырды, дулкынландырды һәм илһамландырды», – дип яза.

3. Габдулла Тукайның дусты

Әхмәров – Габдулла Тукайның яңа шигырьләрен беренче тыңлаучы һәм нәшер итүче. 1908–1912 елларда алар «Болгар» кунакханәсендә күрше булып яшәгәннәр. Шиһаб гаилә коргач, Габдулла Тукай аның өендә еш кунак була һәм сәгатьләр буе Салих Сәйдәшевнең пианино уйнавын тыңларга яраткан. Шиһаб Әхмәров 1912 елның 14 апрелендә Тукайны Казаннан Уфага сәяхәте барышында Әхмәт Урманчиев белән бергәләп озата барган.

Үлем түшәгендә яткан Тукайның соңгы фотосурәтен алуны да ул – дусты Шиһаб оештыра.

4. Шиһаб Әхмәровның Габдулла Тукай турында истәлеге

(«Мәктәп» журналының 1913 елгы 4 нче санында басылган)

«1 апрель өйләдән соң сәгать 3 тә «Габдулла әфәнде, хәлегезне үзегез дә начар дисез һәм шулай күренә дә, мондый вакытта рәсем алдырып калу гадәте бар, бу нәрсә сәламәтләнсәгез үзегез өчен, тәкъдир җитеп, үлсәгез, дусларыгыз өчен бер ядкяр булыр иде», – дип, рәсемен алдырырга рөхсәт сорадым. Моңар каршы: «Беркадәр хәл алгач алдырсак, ничек булыр икән? Бер дә хәлем юк бит», – дисә дә, мин: «Сез шул урыныгыздан кузгалмассыз, сезгә мәшәкате булмас», – дигәч, рөхсәт итте. Фотограф чакыртып, утырган һәм яткан көенчә рәсемнәре чыгартылды.

2 апрельгә каршы төндә хәле беркадәр яхшыланды: кыска-кыска, өзелеп-өзелеп булса да йоклады».

5. «Мәгариф» журналының беренче мөхәррире

Шиһаб Әхмәров – татар телендә беренче фәнни-педагогик журналны оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.1913 елда татар дөньясында тәүге фәнни-педагогик басма – «Мәктәп» журналы чыга башлый. Уку-укыту, журналистика өлкәләрендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Әхмәров журналның мөхәррире итеп билгеләнә. «Мәктәп»тә татар мәктәбе, мәдрәсәләр, аларны заманча оештыру турындагы мәкаләләр дөнья күрә. Беренче империалистик сугыш башлангач, 1914 елның көзендә журнал басылудан туктый. Шиһаб Әхмәров, 1918–1919 елларда Галимҗан Ибраһимов белән берлектә, «Мәгариф» журналын чыгара, 1920–1922 елларда Татар дәүләт нәшрияты идарәсе әгъзасы вазифаларын башкара.

6. Нашир

Китап, дәреслекләр бастыра торган «Сабах» нәшриятында эшли. Китап сатудан тыш, ул дәреслекләр язучы авторлар, педагоглар белән еш аралаша. Бастырачак әсәрләрне сайлый, типографиягә тәкъдим итә. Озакламый бу нәшриятның үз типографиясе барлыкка килә. Шиһаб Әхмәров татар матбугаты тарихына багышланган, татар китабы үсешендә зур роль уйнаган, татарлар арасында «Харитон бабай» исеме белән билгеле булган Иван Харитоновның юбилеена багышлап язылган «Матбагачылык тарихы» дигән хезмәтен бастыра. Галимнәрнең раславынча, әлеге басма татар китабы тарихы буенча беренче зур хезмәт була.

7. Кызыл Байрак авылына нигез салган

Аз җирле татар авылларын Идел яры буенарак күчерүне оештыручы һәм башлап йөрүче дә ул. Нариман, Кызыл Байрак кебек авыллар барлыкка килә. Шиһаб Әхмәров бу хәрәкәтнең алгы сафында торган. Кызыл Байракка иң әүвәл килеп урнашучылар да Әхмәровлар гаиләсе була. Иҗат зыялыларының ял итү урыны саналган әлеге авылның җыр-музыка сөючеләр арасында «Сәйдәш аланы» исеме белән билгеле булуында да аның роле бар.

8. Төрмәдә утыра

1929 елда кулга алына. Ике елдан артык төрмәдә җәфа чигә. Ә 1932 елны «Солтангалиевчеләр» эше буенча гаепләнеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм Ленинград өлкәсенә сөрелә.

9. Балалары

Хатыны Әминә белән Үзбәк, Җанбәк (ветеринария фәннәре докторы, уйлап табучы) исемле улларын тәрбияли. Үзбәкнең улы Нияз Әхмәров медицина фәннәре докторы, шигырьләр иҗат итә.

10. Вафаты

1966 елда 84 яшендә вафат була, Казанның Иске Татар бистәсендә җирләнгән.