Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Татар мәгърифәтчеләре Бертуган Туйкиннар турында кызыклы 10 факт

Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар – педагогика, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре. Кәбир Туйкин (1878–1938) язучы, драматург, шагыйрь һәм педагог, «Төркиләр тарихы» хезмәтенең автордашы, Бөгелмәдә татар мәктәпләрен оештыручыларның берсе буларак билгеле. Аның энесе Фазыл Туйкин (1887–1938) шагыйрь, прозаик, фольклорчы, дин һәм тарих дәреслекләре авторы, укытучы һәм тикшеренүче була. Аның әсәрләре татар һәм башкорт әдәбияты антологияләренә кертелгән. 1. Туган як Туйкиннар Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында мөәзин гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре Әхмәткәримнең ике хатыны була. Кәбир белән Фазыл – аның икенче хатыны Гайшәдән туган балалар. Малайлар бик яшьли әтисез кала. Гаилә башлыгы 1890 елда Истанбулга күчеп китәргә ниятләгән була, ләкин ниятен тормышка ашыра алмый кала. Кәбир, Фазыл Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 2. Мәктәпләр төзү Бертуганнар үз авылларында беренче дүрт сыйныфлы җәдит башлангыч мәктәбен төзегән. Көндез бу класста

Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар – педагогика, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре. Кәбир Туйкин (1878–1938) язучы, драматург, шагыйрь һәм педагог, «Төркиләр тарихы» хезмәтенең автордашы, Бөгелмәдә татар мәктәпләрен оештыручыларның берсе буларак билгеле. Аның энесе Фазыл Туйкин (1887–1938) шагыйрь, прозаик, фольклорчы, дин һәм тарих дәреслекләре авторы, укытучы һәм тикшеренүче була. Аның әсәрләре татар һәм башкорт әдәбияты антологияләренә кертелгән.

1. Туган як

Туйкиннар Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында мөәзин гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре Әхмәткәримнең ике хатыны була. Кәбир белән Фазыл – аның икенче хатыны Гайшәдән туган балалар. Малайлар бик яшьли әтисез кала. Гаилә башлыгы 1890 елда Истанбулга күчеп китәргә ниятләгән була, ләкин ниятен тормышка ашыра алмый кала. Кәбир, Фазыл Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.

2. Мәктәпләр төзү

Бертуганнар үз авылларында беренче дүрт сыйныфлы җәдит башлангыч мәктәбен төзегән. Көндез бу класста гарәп теле буенча Һади мулла дәресләр бирә. Ә кичке якта исә Кәбир белән Фазыл Туйкиннар математика, география, табигать, тарих, әдәбият кебек фәннәрне укыта. «Фазыл абый дәрестән тыш төрле жанрда сочинениеләр яздырырга, беркетмә, анкета, гариза, белешмә кебек эш кәгазьләрен дөрес язарга өйрәтер өчен дә вакытын бүлә иде», – дип искә ала шәкертләре.

3. Фольклор үрнәкләре җыю

Туйкиннар халык әкиятләрен, җырларын һәм риваятьләрен җыйганнар, безнең көннәргә кадәр сакланган уникаль коллекцияләр булдырганнар. Кәбир – мандолинада, Фазыл скрипкада уйнарга яраткан. Үзләре иҗат иткән әсәрләрне шушы уен коралларына кушып, балалар алдында еш чыгыш ясаганнар.

4. Журналистик һәм әдәби эшчәнлек

Фазыл Туйкинның «Шура», «Безнең юл», «Мәгърифәт» журналларында әдәбият, тарих, мәдәният, хатын-кыз мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басыла. Шулай ук җыр, хикәя, шигырьләр дә язган. «Тормыш корбаннары» пьесасы 1912 елда Уфада аерым китап буларак «Шәрык» типографиясендә басылып чыга. «Ватан геройлары» пьесасы 1812 елгы Ватан сугышына багышлана, аны беренче тапкыр 1914 елда Уфада «Нур» труппасы куя.

Кәбир Туйкин «Яман юлдаш» хикәясен язган, ул башкорт әдәбияты антологиясенә кертелгән.

5. Төрмә

Үз заманының кадимчеләре Кәбир Туйкинны 10 айга төрмәгә яптыра. Самара төрмәсеннән чыккач, Кәбир әнисен, гаиләсен, Фазылны Оренбургка күчерә. Әмма әниләре Зәй-Каратайны сагыну сәбәпле, яңадан туган авылларына кайталар. 1914 елда Кәбир Герман сугышына җибәрелә. Солдат хезмәтендә рус телен өйрәнеп кайта. Ә революциядән соң кабат укыта башлый.

6. Тарихи хезмәтләр

Туйкиннар «Төрек тарихы» дигән өчтомлык әтрафлы хезмәт әзерли. Китапның беренче томы 1919 елда дөнья күрә. Ләкин калган томнары басылмый кала. Фазыл Туйкин XVII йөз шагыйре Мәүла Колый, ХVIII гасыр язучысы һәм сәяхәтчесе Исмәгыйль Бикмөхәммәтнең кулъязмаларын, шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең һәм башка авторларның моңарчы билгеле булмаган әсәрләрен таба һәм үз заманында бастырып чыгара.

7. Юк ителгән иҗат

Әдипнең кызы Бүләк Ибәтуллина үзенең истәлекләрендә: «Әтиемнең хезмәте дә үзе кебек үк фаҗигале язмышка ия булды. Кулъязмаларның бер өлеше 1934 елгы янгын вакытында янып юкка чыкты. Икенче өлешен 1937 елны әтине кулга алганда алып киттеләр дә эзсез югалттылар».

8. Хат

Татарстан Гыйльми мәркәзенә Бөгелмә укытучылары Кәбир һәм Фазыл Туйкәләрдән 1928 елда язылган: «Безнең кулыбызда күп еллардан бирле җыйналып килгән үсемлек атамалары бар. Бу атамалар коры атамалар гына булмый, янында байтак кына башка материаллары да бар. Без шул атамалар буенча ул үсемлекләрне җыеп, гербарий төзеп ятабыз. Гербарийлар 15 августларга, иң соңы сентябрь башына өлгерә. Шуны да искә төшереп китик: быел кыш ул атамаларны нинди шартлар белән бирә алуыбызны сорап, Татар педагогия җәмгыятеннән бер хат та алган идек. Ул хатка «материаллар өлгергәч (көзгә) сөйләшербез» дип җавап биргән идек. Менә хәзер безнең кулда 350 чамасы атама җыелды. Шуларның гербарийлары да өлгерә. Менә шул материаллар Гыйльми мәркәзгә кирәк булырмы? Кирәк булса, ул аны нинди шарт белән ала алыр? Шул турыда якын көннәрдә җавап бирсен иде. Материалларны Башкортстан да сорый. Татарстан алмаса, билгеле, аларга бирергә туры килер. Безнең шарт ике генә. Беренчесе – хезмәт хакы алу. Атамалар җыю, аның үләннәрен табып, гербарий төзү бик кыйммәткә төште. Ул хезмәтләргә тулысы белән хак түләү авыр булыр, аны сорамыйбыз да. Алай да гербарий башына бер сум бирерсез дип чамалыйбыз. Икенче шартыбыз бик кечкенә. Анысы шул: безнең материаллар матбугатка чыгарылса йә башкача гыйльми юлга кертеп эшләтелсә, безнең хезмәт булуын яшереп калдырылмас. Менә шул шартлар турында уйлап җавап бирсәгез, материалларны җибәрәбез».

9. «Халык дошманнары»

Зур казанышларга карамастан, Туйкиннар сәяси репрессия корбаннары була. 1937 елда алар «Һади Атласи эше» буенча кулга алына. Абыйлы-энеле Туйкиннар 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә.

10. Истәлек

Зәй-Каратай авылында Фазыл Туйкин яшәгән нигезгә мемориаль такта куелган. Биредә урта мәктәп һәм авылның үзәк урамы Фазыл Туйкин исемен йөртә. Мәктәптә Туйкиннарга багышланган музей оештырылган. Музейда Туйкиннарның зур нәсел дәвамчылары да очрашкалый. Алар данлыклы туганнары, бабалары мирасын саклый.