Тукай тугын көненә багышланган бер шәлкем шигырь Яшә, Тукай! Тукаебыз, Тукаебыз,
Син безнең остазыбыз!
Күңелләргә илһам биргән
Кояшыбыз, аебыз!
Әкиятләрең тыңлап тәпи бастым,
Шигырьләрең укып буй җиттем.
Катлы-катлы иҗатыңа кайтып,
Гомерем көзенә җиттем.
Гомер көземдә Сиңа багам,
Такташ, Җәлилләргә таянам.
Сезнең шигырьләрне укып,
Кайгы-сагышлардан юанам.
Гомерегез ифрат кыска булган,
Ходай илһам биргән жәлләми.
Иҗатыгызда әүлиялек тә бар,
Япь-яшь булуга да карамый.
Күрә алмадың иҗат җимешеңнең
Бик кадерле мирас булуын.
Буыннардан-буыннарга күчеп,
Төрле милләт халкы данлавын.
Тукай, Тукай, әле күп буыннар
Атлар Синең белән янәшә.
Халкың яшәгәндә Син яшәрсең,
Яшә Тукай! Яшә мәңгегә! Әминә Зиннурова Тормыш, моң, хикәят... Тукай мәңге безнең күңелләрдә
Шигырьләре моңлы‑аһәңле
Бөек шагыйрь минем бала чактан
Йөрәгемдә һәрчак калачак.
«Туган теле» белән үрли алга
«Милли моңнар» безне тирбәтә
Күңелемдәге иң җылы хисләр
Йөрәк түрләремдә тибрәлә.
Кырлай урманында йөрим
«Шүрәле»ләр минем хәтердә