? Венгрлар сайлавы башта ук халыкара масштабтагы вакыйга булып кабул ителә иде. Халкы ун миллионга да тулмаган бу ил Евросоюзда шактый үзенчәлекле урын алып тора. Ил Премьеры берлекнең Украинага ярдәм итү карарларына һәрвакыт каршы килеп торды, башка мәсьәләләрдә дә көнбатышлылар карашын уртаклашмады. Венгриянең НАТО әгъзасы булуын да исәпкә алганда, Европа сәясәтендә Виктор Орбан каршылыгы әһәмиятле роль уйный иде. Евросоюз җитәкчелеге аны яратмаса да, берни дә эшли алмады. Апрель сайлавына шуңа күрә Көнбатышта да, Россиядә дә, океан артында да зур әһәмият бирделәр. Евросоюз лидерлары, сайлауда Орбан партиясе җиңсә, Венгрияне берлектән чыгару нияте барлыгын да игълан итте. Аңлашыла инде: Мәскәү Орбан җиңүен теләде. Тагын бер держава Будапештның гамәлдәге лидерын яклый һәм аңа таяна иде. Хәзер Россия өчен вазгыять ничек үзгәрер – Рәшит Фәтхрахманов язмасында укыгыз 👇 https://vatantat.ru/news/vengrlar-madiarny-sailady-114137
🇭🇺 Венгрлар Мадьярны сайлады: Россия өчен вазгыять ничек үзгәрер
13 апреля13 апр
1
~1 мин