Бөрбаш авылында бүген шулай ук "Безнең көрәшчеләр" дигән, Бөрбаш җирлегендә, Бөрбаш урта мәктәбендә шөгыльләнгән көрәшчеләргә багышланган китапны да тәкъдим итү булды. Тантанада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы, кайткан кунаклар, китапны нәшер итүдә катнашкан иптәшләр, шулай ук Фидәил Шакировның туганнары чыгыш ясадылар (бүләкләү мизгелләреннән фотолар тәкъдим ителә). Шулай итеп, Фидәил Шакировның якты истәлегенә багышланган көрәш гаять тә үзенчәлекле узды. Яшь көрәшчеләргә дип тектерелгән формалар да нәкъ менә бүген сәхнәдә көрәшче-тренерларга тапшырылды.
Бөрбаш авылында бүген шулай ук "Безнең көрәшчеләр" дигән, Бөрбаш җирлегендә, Бөрбаш урта мәктәбендә шөгыльләнгән көрәшчеләргә багышланган
11 апреля11 апр
1
~1 мин