Көттек. Ниһаять, ул кайтты. Камал театрының иң популяр һәм легендар спектакльләренең берсе «Әлдермештән Әлмәндәр» – кабат сәхнәдә. Премьера 10–12 апрель көннәренә билгеләнгән булса да, аны бер көн алдан татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим иттеләр. 800 кешелек зал шыгрым тулы иде. Алар арасында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең беренче вариантын карамаган кеше булды микән? Булса да бармак белән санарлыктыр. Чөнки ул сәхнәдә 30 елдан артык тулы залларда уйналды. Аның телевизион вариантын да тамашачы кат-кат карады. Яңа «Әлдермештән Әлмәндәр»нең үзенчәлеге нидә – безнең язмада укыгыз 👇 https://vatantat.ru/news/har-buynnyn-uz-almandare-kamal-teatry-tamasacyny-utkan-ham-kilacak-turynda-uilandyrdy-114084