Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Норма мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла

Бу уку елында Балтач районында берьюлы ике уку йортына «Бердәм Россия» халык программасы буенча капиталь ремонт ясала. Эш барышын ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар игътибар белән күзәтә, ә укучылар яңа сыйныфлар ачылуны түземсезлек белән көтә. Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты — «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты буенча тормышка ашырыла. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Норма урта мәктәбендә булды, биредәге эш барышы белән танышты. – Төзүчеләр тулы көчкә эшли һәм тиздән укучыларыбыз яңартылган, якты һәм заманча сыйныфларда укый башлаячак, – диде район башлыгы.

Норма мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла

Бу уку елында Балтач районында берьюлы ике уку йортына «Бердәм Россия» халык программасы буенча капиталь ремонт ясала.

Эш барышын ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар игътибар белән күзәтә, ә укучылар яңа сыйныфлар ачылуны түземсезлек белән көтә.

Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты — «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты буенча тормышка ашырыла. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Норма урта мәктәбендә булды, биредәге эш барышы белән танышты.

– Төзүчеләр тулы көчкә эшли һәм тиздән укучыларыбыз яңартылган, якты һәм заманча сыйныфларда укый башлаячак, – диде район башлыгы.

-2