Әлеге укуларга авыл хуҗалыклары агрономнары, җитәкчеләр чакырулы. Укуларның беренче өлеше Балтач «Агрохимсервис» базасында узды. Чарада «Татагрохимсервис» җәмгыятенең сату бүлеге җитәкчесе Рамил Туктамишев катнашты. Җитәкчеләр һәм агрономнар иң элек Балтач «Агрохимсервис» оешмасы үзенә сатып алган яңа чәчкеч белән танышты. Әлеге чәчкеч 7 метр 20 см киңлектә, ул быел оешманың басуларын иңләчәк. – Бөртеклеләрне эшкәртер өчен сатып алынган ПС-20 агулау машинасы амбар хуҗалыгында кулланылачак, – дип таныштырды оешма җитәкчесе Наил Гыйләҗев. Ничә еллар җир белән турыдан-туры эшләүче агрономнар да, алар сафына яңарак кына кушылган белгечләр дә әлеге чараларның бик кирәк булуын, алардан кирәкле мәгълүмат алып, хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итеп була дип саный. Укуларның икенче өлеше район мәдәният үзәгендә узачак.