Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Чисталык сагында

9 апрельдә Русиядә рәсми булмаган, ләкин бик мөһим һөнәри бәйрәм — Урам җыештыручы көне билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне 1699 елда Петр I «Мәскәүдә чисталыкны күзәтү, урамнарга һәм тыкрыкларга чүп‑чар һәм төрле калдыклар ташлаган өчен җәза турында»гы указ чыгарган. Әлеге документ башкала халкын урамнарга чүп ташламаска, ишегалларын һәм урамнарны чиста тотарга, барлык калдыкларны шәһәрдән читкә чыгарып, җир белән күмәргә мәҗбүр иткән.
Шәһәрләр үсү, сәнәгать алга китү һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе яхшыру белән йорт‑биналарны, урамнарны һәм башка территорияләрне чисталыкта тоту өчен җаваплы кешеләргә ихтыяҗ арта гына бара. Бүген урам җыештыручыларның тырышлыгыннан башка көнкүре­шебезнең уңайлылыгын күз алдына да китереп булмый. «Биеклек» идарә итүче компаниянең 2нче участогында эшләүче Әлфинә Вәлиәхмәтова әлеге шактый авыр һәм мәшәкатьле эшне намус белән башкара.
Гәзитебез кунагы тумышы белән Иске Туймазы авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Туймазыдагы һөнәрчелек лицеенда пыяла ясаучы машина оп

9 апрельдә Русиядә рәсми булмаган, ләкин бик мөһим һөнәри бәйрәм — Урам җыештыручы көне билгеләп үтелә.

Нәкъ шушы көнне 1699 елда Петр I «Мәскәүдә чисталыкны күзәтү, урамнарга һәм тыкрыкларга чүп‑чар һәм төрле калдыклар ташлаган өчен җәза турында»гы указ чыгарган. Әлеге документ башкала халкын урамнарга чүп ташламаска, ишегалларын һәм урамнарны чиста тотарга, барлык калдыкларны шәһәрдән читкә чыгарып, җир белән күмәргә мәҗбүр иткән.
Шәһәрләр үсү, сәнәгать алга китү һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе яхшыру белән йорт‑биналарны, урамнарны һәм башка территорияләрне чисталыкта тоту өчен җаваплы кешеләргә ихтыяҗ арта гына бара. Бүген урам җыештыручыларның тырышлыгыннан башка көнкүре­шебезнең уңайлылыгын күз алдына да китереп булмый. «Биеклек» идарә итүче компаниянең 2нче участогында эшләүче Әлфинә Вәлиәхмәтова әлеге шактый авыр һәм мәшәкатьле эшне намус белән башкара.
Гәзитебез кунагы тумышы белән Иске Туймазы авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Туймазыдагы һөнәрчелек лицеенда пыяла ясаучы машина операторы белгечлеген ала. Шәһәрнең фарфор заводында эшли. Язмыш җилләре аны Свердловск өлкәсенә илтә. Әмма туган яклар адәм баласын барыбер үзенә тарта. Берникадәр вакыттан соң Әлфинә Вәлиәхмәтова кире кайта, абыйсы янына Октябрьскийга килә. Шәһәрдә үз һөнәре буенча эш таба алмый, танышы тәкъдиме буенча урам җыештыручы булып урнаша. Хезмәте җиңелдән булмаса да, ул аны ташламый. Торак‑коммуналь тармагында инде 20 елга якын көч сала.
Дөнья көтү эш белән генә чикләнми, гаиләне дә карарга кирәк. Әлфинә ханым ялгызы ике баласын тәрбияләп үстерә. Кызы Алинә табиб һөнәрен үзләштерә, улы Шәйнур мәктәптә укый. Аларны укыту, тормыш юлына бастыру — барысы да аның җилкәсендә. Шуңа карамастан, ул беркайчан да зарланмый, эшеннән ямь табып яши. Аның киң күңеллеге, кешеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәте башкаларга үрнәк.
Бүген тырыш хезмәткәр карамагында Кувыкин урамындагы 17, 19, 21, 27, 41, 45, 53нче йортлар. Көн дә иртүк ул аларның тирә‑ягын тәртипкә китерә. Чүп‑чар җыеп, ихаталарны ялт иттереп калдыра, кышын кар көрәп, сукмаклар ача. Аның кулындагы себерке һәм көрәк — гади эш кораллары гына түгел, ә тирә‑юньдәгеләр өчен чисталык, тәртип һәм уңайлылык бил­гесе. Без аны тырма тотып, йорт тирәләрен былтыргы үлән, яфраклардан чистарткан чагында очраттык.
— Кирәк‑яракларга кытлык юк, вакытында тәэмин итеп торалар. Җитәкчелек безгә һәрвакыт булышырга әзер. Торак йортта яшәүчеләр белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Шимбә өмәләрендә ярдәмгә киләләр, — дип сөйләде ханым.
Эшләү дәверендә гәзитебез кунагына идарә итүче компания тарафыннан күп тапкыр рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Ә күңелен җылытып, хезмәтенә зур бәя биргәне ул, мөгаен, торак йортта яшәүчеләрнең рәхмәтләре, сине үз кешеседәй көтеп алулары.