Кичәдә волонтерлар штабына йөрүче 30дан артык волонтерларыбыз катнашты. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рәсим Кадим улы Латыйпов ачып җибәрде.Аларга шундый изге эшләрдә катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук волонтер кенәгәләре дә тапшырды. Чарада шулай ук районыбызның өлкән волонтеры Лена апа Вәлиева да катнашты. Шулай ук жылы сүзләрен әйтеп, волонтерларыбызга Рәхмәт хаты тапшырды. Изге күңелле волонтерлар өчен оештырылган кичә җыр-биюләр, матур шигырьләр укып, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
«Игелекле йөрәкләр» исеме астында Салавыч авыл волонтерлары өчен әдәби- музыкаль кичә оештырылды
9 апреля9 апр
~1 мин