Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Нефтекамадан ир-ат ялган брокерларга 3 миллионнан артык акча күчергән

Нефтекама шәһәре буенча полициянең дежур бүлегенә 50 яшьлек ир-ат мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сүзләренә караганда, март башында аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан. Телефоннан сөйләшүче үзен инвестицияләр өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия финанс белгече дип таныштырган. Кыска гына сөйләшүдән соң, ул ир-атка «биржа»да акча эшләргә тәкъдим иткән. Ышаныч тудыру өчен, җинаятьчеләр зыян күрүчегә «Cifra-market» инвестиция кушымтасын урнаштырырга һәм анда шәхси кабинет булдырырга киңәш иткән, шулай ук кечкенә «башлангыч взнос» кертергә кушканнар. Ир-атның ышанычын ныгыту өчен, аңа аз гына табыш чыгарырга рөхсәт иткәннәр, аннары «инвестицияләрне» дәвам итәргә күндергәннәр. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә Нефтекамадан ир-ат мошенникларга 3 миллионнан артык акча күчергән, шуларның 2 миллионы кредитка алынган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә

Нефтекама шәһәре буенча полициянең дежур бүлегенә 50 яшьлек ир-ат мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче сүзләренә караганда, март башында аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан. Телефоннан сөйләшүче үзен инвестицияләр өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия финанс белгече дип таныштырган. Кыска гына сөйләшүдән соң, ул ир-атка «биржа»да акча эшләргә тәкъдим иткән.

Ышаныч тудыру өчен, җинаятьчеләр зыян күрүчегә «Cifra-market» инвестиция кушымтасын урнаштырырга һәм анда шәхси кабинет булдырырга киңәш иткән, шулай ук кечкенә «башлангыч взнос» кертергә кушканнар. Ир-атның ышанычын ныгыту өчен, аңа аз гына табыш чыгарырга рөхсәт иткәннәр, аннары «инвестицияләрне» дәвам итәргә күндергәннәр.

Нәтиҗәдә, бер ай эчендә Нефтекамадан ир-ат мошенникларга 3 миллионнан артык акча күчергән, шуларның 2 миллионы кредитка алынган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә:

  • Таныш булмаган затлардан телефоннан яки мессенджерлар аша инвестицияләр турындагы тәкъдимнәргә ризалашмагыз.
  • Брокер һәм инвестиция мәйданчыгы турында мәгълүматны тикшерегез. Рынокның законлы катнашучылары турында мәгълүмат Россия Банкы сайтында бар.
  • Карталарыгызның мәгълүматларын һәм СМСтан кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.