Тычкан бизгәге буенча Башкортстанның эндемик районнары билгеле булды. Алар арасында Октябрьский да бар. Узган ел Башкортстанда яшәүче 732 кеше бөер синдромы — тычкан бизгәге белән авырган. Кызганычка, ике очрак үлем белән тәмамланган. Бу хакта Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Быел язның иртә килүе һәм температураның югары булуы тычканнар саны белән бергә авыручылар күләме артуына сәбәп булырга мөмкин. Гигиена һәм гражданнарның үз‑үзен тотышы әлеге җитди чирне кисәтүдә зур роль уйный. Бакча һәм сарайларны җыештырганда, өмәләрдә катнашканда тычкан бизгәге йогу куркынычы янавын онытырга ярамый, шуңа күрә саклану чаралары күрү мөһим. Алар ‑ битлек, перчатка кию; кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ташлагыз; ашар алдыннан кулларны сабынлап юыгыз!